Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

Мәскәү думасы шәһәр мэры итеп Собянинны сайлады


Мәскәү шәһәр думасы яшерен тавыш бирүдә Сергей Собянинны Мәскәү мэры итеп сайлады.

Тавыш бирүдә 35 депутатның 34 катнашты. Коммунистлар фиркасеннән булган бер депутат авыруы сәбәпле утырышка килмәде.

Собянинны утырышта Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин тәкъдим итте.

Собянин бүгеннән үк Мәскәү мэры вазыйфасын үти башлады.

XS
SM
MD
LG