Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган театр атналыгында катнашучы 15 театрның 6сы Башкортстаннан килгән. Моңа кадәр беркайчан да Казанга күрше республикадан берьюлы бу кадәр сәнгать коллективлары килгәне юк иде.

Камал театрының 700 кешелек бинасы шыгрым тулы иде. Башкортстанның Туймазы шәһәрендә 20 ел элек оештырылган бу театрның спектаклен карарга теләүчеләр арта бара. Бу кичтә туймазылар Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” дигән лирик комедиясен күрсәтте.

Туфан Миңнуллинның барлык әсәрләре дә халыкчан, күтәргән проблемнары да һәркемгә аңлаешлы һәм киң җәмәгатьчелекнең йөрәген җилкенләндерә. Бу әсәр бераз үзгәрәк, аның төп каһарманы Гыйльфан (Башкортстанның атказанган артисты Айрат Солтанов башкара) ике сәгатьтән артык сәхнә вакытында яшьлегендә өзелеп яраткан һәм хәзер дә оныта алмаган Равилә турында хыяллана. Аның күз алдында Гөлнара Габидуллина башкарган яшь Равилә дәртле, саф, назлы фәрештә булып килә. Ахырда гына Гыйльфанның яшьли сөйгән яры чыга. Ул инде көр тавышлы, зур гәүдәле, усал, үзенең ирен минут саен җилтерәтүче бер явыз затка әйләнгән. Менә шул вакытта гына Гыйльфан үзенең 25 ел тормыш иткән хатыны Гүзәл янына йөгереп кайта. Тегесе дә ирен сөюдән газаплана, Гыйльфан да хыялларыннан аерылып чын бәхет хисләре кичерә.

Менә шушы гади генә тарихны Туймазы театры дүрт ел дәвамында сәхнәдә күрсәтә һәм һәрвакыт тамашачылар зал тутырып килә. Монда хикмәт драматург Туфан Миңнуллинның осталыгында һәм театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимовның заманча фикерләүче һәм көчле сәнгатькәр булуында, диләр. Шуңа өстәп баш каһарманнар Гыйльфан белән Гүзәлнең образларын тудыручыларның һәм башка актерларның сәләтен һәм шәхси үзенчәлекләрен дә әйтергә кирәк.

Залда утыручылар актерларның милләтенә игътибар итмәсә дә, чатнатып татарча сөйләп, дәртле итеп уйнаучы актрисалар Гөлнара Габидуллина һәм Лира Сөләйманованың татар сәнгатенә хезмәт итүче башкорт кызлары икәнлеген әйтергә кирәк. Лира үзенең ире Башкортстанның атказанган артисты Венер Сөләйманов белән Туймазы театрында аның ачылган көненнән башлап менә 20 ел инде хезмәт итә.

Лира һәм Венер Сөләймановлар
Спектакльдән соң Туфан Миңнуллин сәхнәгә күтәрелеп туймазыларга рәхмәт әйтте һәм бу атналыкта катнашкан театрларның һәркайсына, шул исәптән Туймазы театрына, затлы бүләк – Lenova ноутбугын бүләк итте. Хәзер сәнгатькәрләргә компьютер иҗат итәргә ярдәм итүче иң кирәкле җиһаз икән.

Спектакльдән соң Туймазы театры труппасы Туфан Миңнуллин һәм камаллар белән бергә җылы очрашу үткәрде. Бергәләшеп иҗат иткән әсәрләр, кызыклы шәхесләр, гыйбрәтле хәлләр искә алынды. Шунда ук башка Уфа театрларының да вәкилләре бар иде. Гафури театры Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча спектакль алып килгән. Мостай Кәрим исемендәге башкорт яшьләр театры, Уфа “Нур” татар театры, Салават, Сибай шәһәрләреннән килгән башкорт театрлары да Туфан Миңнуллинның әсәрләрен яратып сәхнәләштерә икән.

Бу очрашуда катнашкан күренекле башкорт драматургы Наил Гаетбаев үзенең Туфан Миңнуллиннан үрнәк алып иҗат итүе турыда сөйләде. 20 ел элек Туймазы театры һәм Уфадагы “Нур” театры ачылганда, Наил әфәнде Башкортстанның мәдәният министры урынбасары булган. Ул вакыттагы Татар иҗтимагый үзәге халык соравы белән Туймазыда театр ачу искиткеч вакытлы һәм дөрес гамәл булып чыккан.

1989 елдагы җанисәп йомгакларыннан бу төбәктә татарларның күмәкләшеп яшәве ачыкланган. Хәзер дә Туймазы районында һәм шәһәрендә бу районга кергән Октябрьски шәһәрендә җәмгысы 98 мең татар, ә башкорт дип саналганнары белән бергә 150 мең кеше яши. Әйләнә тирәдәге районнарда тагын шул ук сандагы милли тамашачы бар. Туймазы театры үзенең миссиясен үтәп, менә шушы халыкка хезмәт итә. Туфан Миңнуллин атналыгы күрсәткәнчә, бу театрның сәнгатьчә осталыгы иң югары профессиональ дәрәҗәдә. Казан тамашачысы Башкортстаннан килгән сәнгать “десантын” сөенеп каршы алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG