Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада исламга багышланган җыен башланды


Уфада “Идел-Урал буенда ислам цивилизациясе” дип аталган халыкара симпозиум башланды
Уфада “Идел-Урал буенда ислам цивилизациясе” дип аталган халыкара симпозиум башланды

Атнакич көнне Уфада “Идел-Урал буенда ислам цивилизациясе” дип аталган халыкара симпозиум үз эшен башлады. Ул дүртенче тапкыр үткәрелә.


Әлеге форумның баштагы икесе Казанда үткән иде. Ә өченчесе 2008 елда Уфада оештырылды. Дүртенчесен дә Башкортстанда үткәрергә килешенгән иде. Бу зур җыенны Ислам конференциясе оешмасы белән IRCICA халыкара оешмасы оештырды.

Симпозиумга дөньяның 18 иленнән 200дән артык галим, дин әһеле, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Җыенда Ислам конференциясе оешмасы баш секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу һәм IRCICA халыкара оешмасы башлыгы Хәлит Эрен да катнаша.

Форумның пленар утырышын Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина ачты һәм чыгыш ясады. Аннан соң сүз хөрмәтле кунаклар Әкмәлетдин Ихсаноглуга һәм Хәлит Эренга да бирелде. Алар үз чыгышларында Идел-Урал төбәгендә исламның элек-электән ныклы үсешкән булуын әйтеп, соңгы елларда аның яңа сулыш алуын ассызыклады. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, Ислам конференциясе оешмасы Русия белән, шул исәптән Башкортстан һәм Татарстан белән дин-ислам мәсьәләләрендә генә түгел, ә икътисад өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә әзер.

Симпозиум үз эшен җомга көнне дә төрле секцияләргә бүленеп дәвам итәчәк. Җыенда яңгыраган барлык чыгышлар да алдан ук аны оештыру комиссиясенә тапшырылып, китап итеп нәшер кылынган да инде. Кунаклар өчен ике көндә дә Уфадагы музейларга, югары уку йортларына, мәдәни учакларга сәяхәтләр дә каралган.
XS
SM
MD
LG