Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Үтәбай-Кәриминең яңа китабы тәкъдим ителде


Равил Үтәбай-Кәрими (1933-2005)
Равил Үтәбай-Кәрими (1933-2005)

Уфада күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Үтәбай-Кәриминең китабының исем туе оештырылды.


Равил Үтәбай-Кәрими биш ел элек вафат булган иде. Әлеге чара аның истәлегенә уздырылган Хәтер кичәсе сыйфатында иде. Яңа китапның исем туена олуг галимнең җәмәгате Маһинур Үтәбаева, аның балалары һәм башка туганнары да чакырылган иде.

Әлеге чараны Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән Уфадагы Русия Ислам университеты берлектә әзерләгән. Кичә үзе дә педагогия университетының китапханәсенең зур уку залында үтте.

Анда Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы, Ислам университеты дин әһелләре, педагогия университеты мөгаллимнәре һәм талиплары, танылган язучылар, шагыйрьләр катнашты.

Равил Үтәбай-Кәриминең чираттагы китабында галимнең төрле елларда язылган фәнни хезмәтләре һәм публицистик язмалары урын алган. Шулай ук бу җыентыкта Равил Үтәбай-Кәриминең үзе хакында басылып чыккан хатирәләр дә тупланган. Бу китапны Уфадагы Русия Ислам университеты нәшрияты әзерләп чыгарды.

Басмага андагы язмаларны Равил Үтәбай-Кәриминең җәмәгате Маһинур Үтәбаева туплап тапшырган. Әлеге җыентыкны Ислам университеты Равил Үтәбай-Кәримнең бу уку йорты алдындагы хезмәтләре һәм, гомумән, дин хәятенә керткән зур өлеше өчен хөрмәт буларак нәшер итте. Китапны чыгаруга педагогия фәннәре кандидаты Таһир Әминев та зур өлеш керткән.

Равил Үтәбай-Кәрими тумышы белән Татарстанның Теләче районы Казаклар авылыннан иде. Алтмышынчы еллар башында ул Уфага күчеп килә һәм хезмәт юлын мәгариф өлкәсенә багышлый.

Үзен дәрманлы җәмәгатьче итеп тә танытты Равил ага. Милли үзаң уяна башлаганда, Уфаның зур мәдәният сарайлары залларында, аның ялкынлы чыгышларын беренче тапкыр сиксәненче еллар азагында тыңлап рәхәтлек кичерә башлады милләттәшләр.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең һәм башка татар мәдәни оешмаларының җыелышларында катнашып, милләт язмышына кагылышлы төпле фикерләрен яңгырата иде Равил ага. Менә шунда аның ни дәрәҗәдә бай эрудицияле, киң карашлы шәхес икәнлеген аңларга мөмкин иде.

Әле Уфада узган хәтер кичәсендә дә олуг галимнең бай мирасы, аның зур эшләре хакында күп чыгышлар булды. Аеруча галимнең җәмәгате Маһинур ханымның чыгышы бик кызыклы һәм мәгълүматларга бай иде. Кичәдә катнашучылар әйтүенчә, алар Равил Үтәбай-Кәриминең фәнни эшчәнлеге турында күп нәрсәләр белгән бу чыгышлардан. “Электән бу галимебез хакында шактый беләм дип санаган идем, ә бүген аның турында тагын да күбрәк белдем”, - ди танылган шагыйрә Фәния Чанышева.

Уфадагы танылган шагыйрә Фәния Чанышева әйтүенчә, Равил Үтәбай-Кәрими хакында педагогия университеты талипларына мәгълүматлар бирү аеруча куанычлы. “Яшьләр шундый зур галимнәрнең хезмәтләрен укып үз гыйлемнәрен дә арттырачак”, - ди Фәния ханым.
XS
SM
MD
LG