Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:17

Собянин Төмән өлкәсендә губернатор булып эшләгәндә, "кулайлаштыру сәясәте" нәтиҗәсендә, өлкәдә татар мәктәпләре, мәдәният йортлары ябылды.


Сергей Собянин Төмән өлкәсенә җиңел генә килеп утырды дип әйтеп булмый. Ул вакытта губернаторларны Мәскәү билгеләп куймый, ә халык сайлый иде. Собянинга кадәр Төмән өлкәсенең губернаторы булып эшләгән Леонид Рокецкий белән яңа намзәт арасында сайлау алдыннан каты гына каршылыклар булган иде, дип искә ала Төмән татарлары. Ул вакыттагы сайлауда татар иҗтимагый оешмалары Рокецкий ягындарак булды.

Шулай да Собянин 2001 елның 14 гыйнварында сайлангач, татар халкы мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү сүнүгә таба бармас, киресенчә яңа күтәрелеш алыр, дип өметләнүчеләр дә булган.

Собянин 4 ел 10 ай Төмән өлкәсенә җитәкчелек итте. Шул вакыт эчендә җирле халык булган татарларның хәле бу өлкәгә күчеп килеп утырган башка халыклар белән бер дәрәҗәгә куелды, дип белдерде Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты белгече Рифкәт Насыйбуллин. Ул Рокецкий заманында да, Собянин вакытында да, хәзер дә әлеге комитетта эшли.

“Рокецкий нинди генә чара булмасын үзе килә иде. Ә Собянин халык белән аралашырга тырышмады, ябыграк булды. Халык белән күбрәк аның урынбасарлары аралаша торган иде”, ди Насыйбуллин.

Халыкка бик күренергә тырышмаса да Төмән өлкәсендә яшәүчеләр, Собянин тырышлыгы белән юллар рәтләнде, башкала бик чистарды, тәртипкә керде, дип сөйли.

30лап татар мәктәбе ябылды

Собянин губернатор булып сайлангач, беренче тапкыр татар халкына Ялутр районының Кактамак мәктәбен ачканда күренде. Бу мәктәп Рокецкий карары белән төзелгән иде. Собянинның, моңа кадәр эшләгән көндәше төзетүгә карамастан, мәктәп ачарга килүе милли җанлыларның күңелләрен дә күтәреп җибәргән иде. Бәлки алга таба татар мәктәпләренә тагын да зуррак игътибар булыр дип өметләнделәр.

“Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә зур реформалар башлап җибәрде. Илгә кертеләсе яңалыклар башта бездә башланды. Укытучыларга хезмәт хакын бала саны белән түли башладылар. Зур булмаган татар мәктәпләрен ябып, балаларны урыс мәктәпләренә күчерә башладылар. Балалар үзеннән-үзе туган телне өйрәнә алмый башлады. Зыяны зур булды – ул елларда 30лап татар мәктәбе ябылды”, дип искә ала “Ак калфак” Төмән өлкәсе татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Бибинур Сабирова.

Русиянең мәгарифтә һәм мәдәниятәге кулайлаштыру (оптимизиция) сәясәте нәкъ беренче тапкыр Төмән өлкәсендә Собянин заманында сыналды. Иң беренче чиратта татар мәдәният йортлары, татар китапханәләре һәм мәктәпләре зыян күрде.

Төмәндә мәчет өчен җир һаман юк

Собянин Төмән өлкәсенә Ханты-Манси автоном бүлгесеннән килде. Әлеге бүлге татарлары, Собянин губернатор Филлипенконың урынбасары булып эшләгәндә дә, бүлге шурасы рәисе булганда да, теләкләре булганнарга мәчет төзү өчен тоткарлык ясамады, дип әйтә. Ул вакытларда Ханты-Манси якларында Үзәк диния идарәсенә караган мәчет-мәхәлләләр эшләде. Алар Төмән өлкәсе диния нәзарәте белән бер түбә астында булмады.

Төмәнгә килгәч Собянин Мельникате урамында мәчет өчен җир бирде. Ул мәчет салынды да. Тик Галимҗан Бикмуллин рәисе булган өлкә диния нәзарәтенә түгел, ә Үзәк (Уфадагы) нәзарәткә карый.

Кайчандыр мәчет булган биналарны кире кайтару мәсьәләсе Төмәндә Рокецкий заманында ук күтәрелгән иде. Диндарлар шәһәр үзәгендәге Ленин урамындагы элек мәчет булган 3 бинаны сорап йөрде. Бу биналарны Собянин кире диндарларга кайтарырга теләмәде. Алар Собянин дәвамчысы булып калган губернатор Владимир Якушев идарә иткәндә сүтелде.

“Бу биналар өчен бүгенгә кадәр, мәчет төзергә җир бирәбез дип йөрделәр, әле һаман да бирергә теләмиләр”, ди Төмән өлкәсе диния идарәсе рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин.

Татарлар диаспора дәрәҗәсенә куелды

Ханты-Манси автоном өлкәсендә күп шәһәрләрне элекке Советлар Берлегенә кергән республикалардан нефть табырга килүчеләр салган. Төрле милләтләр яши. Милли тормыш та анда кемнең күпме яшәвенә карамастан украины, әрмәне, татары, башкорты, чуашы һәм башкасы булсын бертигез куелган. Аерым бер милләт, теләкләре булуга карамастан артык үсеп тә китмәскә, артык теләкләре булмаса да артка да калмаска тиеш.

Бу тәҗрибәне Собянин Төмәнгә дә алып килде, ди Рифкәт Насыйбуллин. Элек Собянинга кадәр татарлар җирле халык булганга татар милли чараларына зур игътибар бирелгән.

“Без әүвәл татарларның Сабан туен, казакъларның Корылтайларын, чуашларның Акатуйларын үткәрә идек. Собянин заманында башка милләтләрнең бәйрәмнәре үткәрелә башлады. Бу гадәт әле дә бара”, ди Насыйбуллин.

Собянин заманында милли чаралар өчен өлкә казнасыннан Рокецкий вакыты белән чагыштырганда 3-4 тапкыр күбрәк акча бүленә башлаган. Насыйбуллин әйтүенчә, милли мәсьәләләрне хәл итү өчен координация шурасы оештырылган. Аңа һәр милли оешма вәкиле дә кергән.

Элгәре Рокецкий татарларның җирле халык булуын аңлап, аларга күбрәк игътибар иткән булса, Собянин барысын да тигез күрергә тырышкан.

Насыйбуллин әйтүенчә, хәзерге Төмән өлкәсендә (аңа төньяккарак булган Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном бүлгеләре керми) юк дәрәҗәсендә булган төньяк халыклары мәдәниятенә дә зур игътибар бирелә башлаган.

“Мәдәнияттәге зур реформалар аркасында бик күп мәдәният йортлары ябылды. Китапханәчеләрнең, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары кыскартылып 0,25%ка гына калды. Милли мәдәният бик зур югалтулар кичерде. Бу хәлләр бюджет акчаларын оптимальләштерү максатыннан эшләнде.

Руслар өчен аның зыяны зур булмады. Яңа театр төзетте, филармония бинасына бик яхшы итеп төзекләндерде. Ул яклары аның әйбәт булды.

Әмма милли мәгарифкә, милли мәдәнияткә килгәндә ул елларда шундый зур зыян килеп калды. Ул берничек тә узган гасырның 90нчы елларында сикереп үсеш алган хәленә кайта алмаячак”, ди Бибинур Сабирова.

2009 ел ахырына Төмән өлкәсендә 1 миллион 344 меңгә якын кеше яшәгән. 2002 елгы җанисәп өлкәдә 107 меңгә якын татар бар дип белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG