Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилгә 100 мең евро алып кергән Русия депутатлары тоткарланды


Израилгә кергәндә үзләрендә 100 мең евро булуын чик буе хезмәтенә хәбәр итмәгән бер төркем Русия Дәүләт Думасы депутатлары тоткарланды. Аларның акчалары тикшерү тәмамланганчы алынды.

100 мең евро - Израилгә декларациясез алып керергә яраган акча күләменнән биш мәртәбә артык.

Депутатлар акча химаячелек өчен, дип белдергән һәм депутат кагылгысызлыгы хокуклары булуын әйткән.

Әмма Израилдә канун бозучыларга чыгарма юк.

Русия тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 2009 елда рәсмиләргә каршы 1500 эш кузгатылган. Канун бозучы рәсмиләрнең 900 – депутатлар.
XS
SM
MD
LG