Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

Мәхкәмә Фукс йортын төзекләндерергә кушты


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән шәһәр башкарма комитетына Карл Фукс яшәгән йортны төзекләндерергә кушылды.

XIX гасыр башында бу йортта атаклы табиб, татар мәдәниятен өйрәнүче Карл Фукс яшәгән. Аңа кунакка Пушкин, Лобачевский, Боратынский кебек күренекле шәхесләр килгән.

Мәскәү урамының 58нче йорты адресында урнашкан әлеге бина Казан хакимияте карамагында. Әмма шәһәр хакимияте җимерелеп беткән тарихи йортны төзекләндерүдән баш тартып килде.

Фукс йортын саклау өчен көрәшүчеләр шәһәр хакимиятләренең кабат мәхкәмә бирү ихтималы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG