Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: Татарда кыз урлау йоласы бармы?


“Безнең гәҗит” соңгы санында кыз урлау йоласына аерым игътибар бирә. Газетта элеккедән килгән йолага бәйле Рамзан Кадыйров фикерләрен дә, татарлар тормышында булган хәлне дә күрергә була.

“Иртә уңмаган кич уңмас” мәкаләсендә Галимә исемле автор урланган татар кызының язмышын сүрәтли. Дөрес, монда тормыштан уңмау проблемы нәкъ менә йолада булуы хакында берни әйтелми.

“Яшьлек үзенекен итә: кичләрен җырларга-биергә җыелалар, шаяралар, көләләр. Менә шулай бер кичтә Исламияне урладылар да инде. Нәкъ китапларда язылганча: ат чанасына утыртып, күрше авылга алдылар да киттеләр. Икенче көнне әтисе, ат җигеп, кызын алырга килгән иде, тик Исламия: “Кеше көлдереп кире кайтмыйм, диде”, дип яза Казан шәһәреннән Галимә. Алга таба Исламия исемле геройның картлык көненә кадәр булган тормышы, балалары язмышы сүрәтләнә.

“Безнең гәҗит”нең даими авторы Кутушев шул ук санда “Мондый җола җук” исемле язмасында кыз урлауны тыярга теләүче Чечен республикасы башлыгы Кадыйровның эш-гамәлләренә игътибар итә.

“Кызларны урлап кияүгә бирүне Рамзан Кадыйров кыргыйлык, хатын-кызны хөрмәт итмәү һәм, иң мөһиме, Русия кануннарына каршы килүче гамәл дип бәяли. Бу хакта ул күптән түгел үткән чечен халкы җыенында белдерде”, дип яза Сәйдулла әфәнде. Автор мәсьәләне куертырга теләп булса кирәк татарларны искә алып үтә.

“Татарда да кыз урлау булган һәм аның очраклары турында әле дә ишетергә туры килә. Тик бездә андый күренешләр кими. Ә Чечняда юк. Җәнҗаллы республикага цивилизация, заманча мөнәсәбәтләр килеп җитмәү күрсәткече түгелме икән бу? Бәлки, Рамзан әфәндегә тыюларга караганда алдынгы фикерләрне кертү белән күбрәк шөгыльләнергә кирәктер?!”, ди Кутушев.

Ул язмада кыз урлауның матур күренеш булмавын әйтә. Ләкин Кутушев белән килешмәүчеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG