Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:27

Башкортстан президенты үзен башкорт дип атап, 1930нчы елларда башкортларның мәҗбүриләп татар дип яздырылганы турында белдерде. Галимнәр моны расламый.

21 октябрьдә Gazeta.ru интернет сәхифәсе үткәргән он-лайн сөйләшүдә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов аның башкортмы, татармы булуы турындагы сорауга ачыклык кертергә тырышты.

Gazeta.ru сәхифәсе Рөстәм Хәмитовның Башкортстан президенты вазифасына керешүенә 100 көн тулу уңаеннан аның белән әңгәмә үткәрү турында игълан иткән иде. Берничә көн буе интернет аша сораулар җыела барды. Пәнҗешәмбе сөйләшүендә президентка аның милләте турындагы сорауны да юлладылар.

Gazeta.ru форумында Гүзәл исемле бер кеше: “Cез үзегезне башкорт дип атыйсыз, интернетта сезнең татар булуыгыз турында документлар чыкты, кем соң сез, Хәмитов әфәнде?” дигән сорау бирде.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, нәсел тамырларында казынуның рәхәтен аңламыйм дисә дә, бу сорауга җавабын бирде.

“Республиканың төньягында һәм төньяк-көнбатышында яшәүче башкортларның бер өлеше татар теленә якын диалектта сөйләшә. 30нчы елларда, телгә карап, аларны татар дип яздырганнар. Сәбәбе нинди булгандыр – белмим.

Башкортларның шактый өлешен татар дип яздырып, зур буталчык китереп чыгардылар. Бу безнең гаиләне дә урап узмады. Мин XVII гасырга кадәр нәселемне өйрәндем, әтием ягыннан бөтен бабаларым башкорт булган. Бу хәл Советлар заманыннан бирле милләт графасын теләсә кемнең, теләсе ничек тутыру аркасында килеп чыкты”, дигән Хәмитов.

Этнолог Дамир Исхаков, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән килешми:

“30нче елларда Башкортстанның көнбатышында телләр якын булу сәбәпле башкортларны татар булып яздырганнар дигән сүз -- үзенә күрә ачыш. Бу төбәкләр мәсьәләсе Башкортстанның үзендә тикшерелгән. 1933-35 еллар арасында халыкның телен өйрәнүче экспедицияләр оештырылган.

Бу эш Башкортстан өлкә комитеты кушуы белән башкарыла. Мәсәлән, мәгариф министры һәм мәдәният, әдәбият институты башлангычы белән 14 экспедиция үткәргән. Шуларның 4се Башкортстанның көнбатыш районнарына булган. Нуриман, Миякә, Караидел, Янавыл районнары турында сүз бара. Тикшерү нәтиҗәләре өлкә комитетына җиткерелгән. Ул турында документлар сакланган һәм Башкортстанда эшләүче этнологик тикшерү институты җитәкчесе урынбасары Фаил Сафин аларны китабында бастырды.

Документларга караганда, башкорт галимнәр республиканың көнбатыш районнарында татар теленең хөкем итүе турында ачыктан-ачык язып чыккан. Шуңа нигезләнеп бу районнарда татарча укыту алып барыла диелгән. Анда яшәгән башкортлар турындагы проблем да куелган.

Кайбер башкорт авылларында татарча укытыла, анда башкортча укытырга кирәк дип тә әйтелгән. Әмма тикшеренүгә нәтиҗә бер генә: бу татар теле районнар булган, монда телне беркем көчләп такмаган, бу анда яшәүче халыкның үз теле булган. Һәм башкортларның бер өлеше дә бу телдә сөйләшкән.

Бу хакта 1926 елгы халык санын алу нәтиҗәләрендә дә әйтелә. Мәгълүматларга караганда, башкорт катламына керүчеләрнең бер өлеше татар телле итеп язылган. Аларны болай язылырга беркем мәҗбүр итмәгән.

Бу Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарына карый. Тел экспедициясенә нәтиҗәне Баишев исемле билгеле лингвист ясаган. Башкорт галимнәре объектив рәвештә монда татар теленең таралганын таныган булган.

Бу мәсьәләгә яңа караш тудыру сәяси вәзгыять белән бәйле. Җанисәп бетмәгән әле, Башкортстан президентының бу районнарда башкортлар ялгыш язылган дип әйтүе халыкның аңына йогынты ясау өчен эшләнә, дип уйлыйм”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG