Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитида ваба чиреннән 135 кеше үлде


Һаити утравының төньягында ваба чиреннән 135 кеше үлде, мең ярым кеше авыр хәлдә, дип хәбәр ителә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Һаитига табиплар җибәрде.

Быелның гыйнварында анда булган каты җир тетрәүдә 220 меңнән артык кеше һәлак булган иде. Миллион ярым кеше тораксыз калды.

Су үткәргечләре һәм көнкүреш өчен кирәкле башка өлкәләр бик акырын торгызылды.
XS
SM
MD
LG