Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:13

Мәскәүдә 31 октябрь урам җыены тыелды


Мәскәү мэриясе оппозициягә Триумф мәйданында 31 октябрьдә җыелу иреген яклап урам җыены оештырырга рөхсәт бирмәде.

Мэриянең матбугат хезмәте белдерүендә, җыенда катнашучыларның санын 1500гә кадәр арттыру – провокация дип санала, диелгән.

Шәһәр хакимиятләре катнашучылар саны 250 кешедән артмаган җыенга рөхсәт булачак, дип хәбәр иткән иде. Оппозиция бу таләпне канунсыз дип саный.

Соңгы ике елда Мәскәү хакимиятләре Триумф мәйданында пикетлар уздыруны тыйды. Урам җыеннары 12 тапкыр көч кулланып таратылды, анда катнашучылар тоткарланды.

Оппозиция 31нче көне булган һәр айны җыелу иреген яклап пикетлар уздырырга килеште.

XS
SM
MD
LG