Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Удмуртиядә татар китапханәчеләре беренче киңәшмәгә җыелды


Альбина Гыйззатуллина татар китапларын яратып укый

Альбина Гыйззатуллина татар китапларын яратып укый

Удмуртиядә дистәгә якын китапханә татар телендә китап укучыларга хезмәт күрсәтә. Әлегә кадәр аларның һәрберсе үз көнен үзе күрде. Республикада милли хәрәкәт башлануына 20 ел тулса да, китапханәчеләр милли оешмалар игътибары үзәгендә булмады. Быел беренче тапкыр җыелып, ачыктан-ачык сөйләштеләр.

Китапханәчеләр Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсенә тәҗрибә тупларга җыелды. Телне саклап калуда татар әдәбиятенең роле бик зур. Моны китапханә хезмәткәрләре аңлый, шуңа да нәтиҗәле эш алып барыла. Китапханә мөдире Рәмизә Камалиева сөйли:

Рәмизә Камалиева
“2006 елдан Муса Җәлил китапханәсе татар мәдәнияты һәм әдәбияты үзәге булып эшли башлады. Китапханәдә унбиш мең китап бар, аларның ике меңнән артыгы татар телендә.

Татар телле китапларны күбрәк өлкән яшьтәге укучылар сорый. Шулай ук мәктәп укучылары, студентлар да тарихи мәгълүматлар, башка белешмә материаллар сорап килә”.

Ел дәвамында китапханәдә татар әдипләренә, халкыбыз тарихына, мәдәни мирасына багышланган очрашулар, җирле авторлар белән күрешүләр һәм башка бик күп чаралар оештырыла. Шундый чаралар саны ел буена хәтта биш йөздән дә узып китә. Китапханәгә дүрт меңләп укучы йөри, аларның бер меңгә якыны татар китапларын укучы. Ә шулай да, күбрәк балалар белән эшләүгә игътибар итәләр.

Альбина Гыйззатуллина китапханәгә еш йөри. Татар китапларын яратып укый.

Татар китап укучылары киңәшмәсендә милли сәясәт министры Владимир Завалин китапханәчеләрнең туган телебезне саклап калуда зур роль башкаруларын билгеләп үтте. Милли китаплар тупланган китапханәләр халыкларның рухи байлыгын үстерүдә бик кирәк, диде министр. Шуңа да китапханәләрне матур әдәбият белән тулыландыруда министрлык ярдәм итәр дип ышандырды ул.

Киңәшмәдә катнашучы китапханәчеләр
Шул ук вакытта министр китапханәдә төзекләндерү эшләренә дә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе дә китапханә фондын яңа китаплар белән тулыландыруга үзеннән өлеш кертәчәк. Ирек Шәрипов киңәшмәгә буш кул белән килмәгән. Ул соңгы елларда Удмуртиядә нәшер ителгән җирле авторларның әсәрләрен һәм Казанда әле генә басылып чыккан берничә китап бүләк итте.

Милләттәшләребезне китапханәгә тарту һәм матур әдәбият белән тагын да күбрәк кызыксындыру максатыннан, китапханә янында гына бушаган бүлмәдә төзекләндерү эшләрен башкарып, китаплар сату ноктасын булдыру юнәлешендә сөйләшүләр алып барыла.

Шулай ук, автомономия рәисе киләчәктә китапханәгә иярчен антенна алырга да ышандырды. Милләттәшләребез китап укып, чараларда гына очрашып чикләнмәс, татарча кызыклы телетапшыруларны да карарга җыела алыр. Ә хәзер китапханә бинасында зур һәм матур итеп эшләнгән алтакта куюга әзерлек алып барыла. Аны да татар телендә ясарга кирәк, диде милли сәясәт министры Владимир Завалин.

Районнарда, авыл китапханәләрендә татар телендә китап укучылар белән милләттәшләребез әүзем эшли. Бу уңайдан Камбарка районы Кама авылы китапханәсен мисал итеп китерергә мөмкин.

Киңәшмәгә килгән милләттәшләребез үз эшләрендә куллану өчен тагын да күбрәк мәгълүмат туплап китте.

XS
SM
MD
LG