Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пакстанга террорга каршы көрәшкә 2 миллиард доллар бирә


АКШ Пакстанга террорга каршы көрәшкә хәрби максатларда ике миллиард долларлык ярдәм күрсәтәчәк, диде АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон.

Клинтон Исламабадның экстремистларга каршы чараларына югары бәя бирде.

Вашингтонда АКШ-Пакстан сөйшүләре барышында Клинтон АКШның террорга каршы көрәштә Пакстаннан да ышанычлырак партнеры юк, дип белдерде.

Ярдәмне Конгресс хупларга тиеш.

Ике миллиард доллар акча Исламабадка берничә ел эчендә биреләчәк. АКШ Пакстанга хәрби булмаган максатларга җиде ярым миллиард доллар бирүен турында белдергән иде инде.
XS
SM
MD
LG