Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда кыз урлау: кәләш бер миллионга төшәчәк


Чечня президенты Рамзан Кадыйров республикада кыз урлауга киртә куярга вәгъдә итте. Булачак хатынын урлаучыга бер миллион сум штраф һәм төрмә яный. Чечняда гаилә коруның дүрттән бере кыз урлаудан башлана.

Улының өйләнер өчен өйгә зур зәңгәр күзле, көдрә чәчле һәм сөйкемле яшүсмер кызны урлап кайтуыннан соң Дагмара елап ук җибәргән. Бу Чечняда икенче сугыш башланыр алдыннан, 1999 елның августында булган. Ул чакта аның улы үзенең сыйныфташын урлап кайткан.

Фамилиясен әйтергә теләмәгән 48 яшьлек Дагмара сүзләренчә, улының өч дусты кызны мәҗбүриләп машинага утыртканнар. Кыз, әлбәттә, каршы килгән һәм кычкырган.

“Минем теләсә кемгә кияүгә чыгасым килми, мин тавык кебек өйдә утырырга теләмим, ә эшмәкәр буласым килә дип чәбәләнгән”, ди ана кеше.

Кызның бертуган апасы аның белән сөйләшергә килгәч, яшүсмер моңа үзе гаепле булуын әйткән. Чөнки элек ул мәктәпкә һәрвакыт чалбардан йөрсә, ул көнне күлмәктән килгән була. Шулай итеп гаиләләр бераз сөйләшкәч, аларны өйләнештерү турында килешкән.

Урлаучыга төрмә яный

Кыз урлау Кавказ һәм Үзәк Азиядә киң таралган. Хокук яклаучылар әйтүенчә, Чечняда барлыкка килүче дүрт гаиләнең берсе кыз урлаудан башлана.

Егет йортында куну яки анда берничә сәгать уздырудан соң, кызның кире өйгә алып кайту күп җирләрдә хурлык санала.

Хәзер исә Чечня президенты Рамзан Кадыйров әлеге кыз урлау гадәтенә киртә куярга тели.

Ул бу гамәл өчен егет кызның гаиләсенә бер миллион сум штраф түләячәген әйтте. Шулай ук дүрт елдан 20 елга кадәр төрмә белән янады.

Кадыйров сүзләренчә, төрмәгә утыртыласын белгәч, егет кызны урлар алдыннан йөз тапкыр уйлаячак.

Ләкин белгечләр фикеренчә, кызларны урлау Чечняда хатын-кызларның хәлләре авырлашуы белән бәйле. Һәм Кадыйров хакимияткә килгәч, бу тагын да арткан.

“Чыннан да, Чечняда хатын-кыз хәле бик аяныч. Һәм соңгы елларда ул начарланганнан-начарлана гына барды”, ди Human Rights Watchның Русиядәге фәнни хезмәткәре Таня Локшина.

Чечня хакимиятенең җитәкчеләре бу хакта мәгълүмат бирүдән баш тартты.

Урлау сәбәпләре

Төрле фильмнарда кыз урлау бер мәзәк кебек күрсәтелсә дә, чынлыкта бу бик аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Мисал өчен, узган елны кыз урлаганда, аның гаиләсеннән качу өчен машинаны каты куып дүрт кеше, шул исәптән кәләш тә һәлак булды.

“Хатын-кыз абруе” хокук яклау оешмасы җитәкчесе Липхан Базаева сүзләренчә, ир кешеләр хатын-кызлар артыннан озак йөрергә теләми яки көнләшә һәм шул сәбәпле, аларны урлап китә.

“Урланган кыз һәм аның ата-анасы моны авыр кабул итә. Яшьләр аны “чечен гореф-гадәте” диләр, әмма бу гадәт түгел”, ди ул.

Локшина сүзләренчә, кайвакыт егетләр кызларның университетны тәмамлауларын көтәргә теләмичә урлап китә. Шулай ук әти-әниләре аларның өйләнешүенә каршы булачагын белсәләр дә, мондый юлга баручылар бар. Хәтта кайвакыт кыз аны урлаган ир кешене беренче тапкыр гына күрә.

Әгәр урланган хатын-кыз кияүгә чыгудан баш тарта икән, димәк аның туганнары урлаучыны “акылга утыртырга” тиеш булачак. Локшина әйтүенчә, күп вакыт гаиләләрен әлеге проблемадан азат итү өчен кызлар урлаучы кешегә кияүгә чыгарга ризалаша.

Кыз урлау исламга каршы килә

Кыз урлау хәлләре соңгы вакытта арта бара. Җаваплылыкка тартылмау да моңа этәргеч булып тора.

Советлар берлеге таркалгач Чечняда исламның көчәюе һәм бигрәк тә 2007 елны Кадыйровның президент булып сайлануы хатын-кыз хокукларын киметте һәм кыз урлау гадәткә әйләнде.

Ләкин кайбер дин әһелләре кыз урлау ислам тәртипләрен боза дип белдерә. Никахлар укучы Мөһәммәт исемле имам Корьәндә кыз урлау тыелуын әйтә.

“Әгәр кыз ул ир кешегә кияүгә чыгарга теләмәсә, мин беркайчан да аларга никах укымаячакмын. Чөнки бу Коръәндә тыелган һәм әдәпсезлек. Ике тарафның ата-аналары белән итагатьле сөйләшүләр алып барам. Мин бездә кыз урлауның булмавын телим”, ди ул.

Базаева исә күп кенә гаиләләр кызның урлануы вакытында курку кичергәнен аңламавын әйтә.

“Кыз килеп эләккән яңа гаилә аның тиз арада ияләшеп яңа тормыш белән яши башлавын көтә. Ләкин алар кызның психик һәм физик сәламәтлегенә зыян килүен исәпкә алмый”, ди ул.

Филадельфия университеты профессоры Рассел Кленбах сүзләренчә, мондый кызлар үзләре алдында сайлау мөмкинлеге калмаудан кимсенә.
XS
SM
MD
LG