Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

Сүриядә Башкортстан турында зур күргәзмә оештырылачак


Башкортстанның рәсми вәкиллеге Сүрия белән Иорданиягә сәфәрдән әйләнеп кайтты. Әлеге сәфәрне, Башкортстан хөкүмәте ярдәме белән, Башкорт-гарәп дуслыгы җәмгыяте оештырды. Шушы сәфәрдән әйләнеп кайткач, анда баручылар “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен матбугат очрашуы үткәрде.

Соңгы елларда Башкортстан Төркия белән һәртөрле бәйләнешләрне шактый арттырган иде. Хәзер инде республика җитәкчелеге гарәп илләре белән дә элемтәләрне ныгытмакчы. Бу тәңгәлдә Башкорт-гарәп дуслыгы җәмгыяте алдагы бер елга үзенең махсус программасын да эшләгән. Ул программа, нигездә, гуманитар юнәлешләрдәге хезмәттәшлекне күз уңында тота.

Журналистлар белән очрашуда Иордания һәм Сүрия сәфәрләрендә булып кайткан Гөлнур Колһарина да катнашты. Колһарина Башкортстан президенты хакимиятендә бүлек мөдире урынбасары вазыйфаларын башкара. Аның әйтүенчә, Башкортстан республикасы киләчәктә гарәп илләре белән элемтәләрне сизелерлек арттырачак. “Гарәп илләре үзләре дә моңа зур кызыксыну белдерә”, - ди Гөлнур Колһарина.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, тиздән Дәмәшк шәһәрендә Башкортстан турында зур күргәзмә оештырылачагын әйтте Гөлнур Колһарина. Ул шулай ук Иордания язучылары белән булган очрашудан соң, ул ил әдипләренең әсәрләрен башкортчага, ә башкорт язучыларының әсәрләрен гарәпчәгә тәрҗемә итү турында килешенде, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG