Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда БМО миссиясе бинасына һөҗүм ясалды


Кабул – Шимбә көнне Әфганстанның Һерат шәһәрендә урнашкан Берләшкән Милләтләр миссиясе бинасына һөҗүм ясалган.

Полиция киеменә киенгән 4 кеше бер машинада миссиянең ишек алдына бәреп кергән. Өчесе бинага үтеп керергә тырышканда сакчылар тарафыннан атып үтерелгән. Машинада калган интихарчы анда салынган бомбаны шартлаткан.

Миссия хезмәткәрләренә зыян килмәгән. Әфган полициясе һәм халыкара көчләр арасында да югалтулар юк, диелә.

Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны Талибан хәрәкәте үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG