Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:51

Түгәрәк өстәлнең кунагы -- Фәнил Фәйзуллин. Ул Уфа техник университетының фәлсәфә кафедрасы мөдире, академик, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты җитәкчеләренең берсе.

Римзил Вәли. Фәнил Фәйзуллинның концептуаль фикерләре башкорт милли элитасының озак еллар дәвамында инанган һәм хәзер дә күңелендә йөрткән тәгълиматына туры килә. Күптән түгел башкорт корылтаеның чираттагы рәисе итеп сайланган Илгиз Солтанморатов -- Фәйзуллинның укучысы, һәм аның җитәкчелегендә социология фәненнән кандидатлык диссертациясен язган.

Башкорт милли хәрәкәтенә тәэсир итәргә сәләтле Фәнил Фәйзуллинның фикерләре белән кайберәүләр ризалашмаска да мөмкин. Башкортстанга яңа җитәкчелек килгәч, милли сәясәттә һәм республиканың, шулай ук башкорт халкының кыйбласын билгеләүдә үзгәрешләр булыр микән? Булса, кайчан һәм барыр юлга нинди төзәтүләр кертелер?

Фәнил Фәйзуллин. Башкортстан башка республикаларга мисал булып тора. Бу хакта Путинның да берничә мәртәбә әйткәне булды. Безгә шушы традицияне дәвам итәргә кирәк. Бер халыкны икенче халыкка каршы куючылар бик күп. Аларның күбесе үзләренең карьерасы өчен шундый зур мәсьәләне күтәрергә тырыша. Без шундый кешеләрдән аерылып, аларның йөзен күрсәтергә тиеш.

Безнең халыклар арасында бервакытта да дошманлык булмады. Бөтен тарих шуңа мисал булып тора. Киләчәктә дә без шушы традицияләрне саклап калырга тиеш. Әгәр дә без шундый мөмкинлекләр тудырмыйбыз икән, ул вакытта безнең эшләгән эшләргә төкерергә кирәк булачак.

Минемчә, халыкларның киләчәге турында сөйләгән вакытта һәрвакыт аларның үсеше, белемен арттыру турында уйларга тиешбез. Әгәр дә шуларны уйламыйбыз икән, димәк, үзебез турында гына кайгырып, карьерабыз турында гына уйлаган бәндәләр булып калабыз.

Римзил Вәли. Фәнил әфәнде, кайбер даирәләрнең милләтләрне каршы куюы турында әйттегез. Бу хакта һәрвакыт әйтеп тә торалар. Без Көнбатыш Башкортстан бәхәсләргә дучар дип ишетәбез. Ни өчендер Урал артында, Учалы, Бөрьян, Хәйбулла районнарыннан чын башкорт этник тормышы турында хәбәр ишетелми. Ә матбугатта, радиода, телевидениедә сәяси бәхәсләр икътисад, энергетика комплексы турында һәм Көнбатыш Башкортстан турында була. Сез ничек уйлыйсыз, башкорт халкы өчен нәрсә мөһимрәк: Көнбатыш Башкортстанмы, әллә көнчыгыш Башкортстандагы башкортларның бүгенге халәтеме?

Фәнил Фәйзуллин. Башкортстан президенты бу мәсьәлә турында фикерен әйтте. Минемчә, бу дөрес фикер. Башкорт халкын я Урал арты, я башка төбәкләр белән генә бәйләргә ярамый. Башкортстанның тарихи җирләре булган. Кайвакыт башкорт халкы утрак тормыш белән түгел, күбрәк күченеп яшәгән, дип тә әйтәләр. Тарих шулай бит -- бер җирдә бер генә халык яши алмый. Халыклар төрле җирләргә күчеп торалар.

Шул ук вакытта башкорт халкы утрак тормыш белән яшәгән. Шуңа күрә, минемчә, бу мәсьәләне тарихтан күбрәк күрсәтергә, тартып чыгарырга кирәк.

Моннан ике ел элек Петербуда тау институты ачылу истәлегенә таштакта куеп кайттык. Бу дөньяда икенче шундый уку йорты. Бер атна элегрәк Германиядә шундый институт ачканнар. Институтны оештыручы Исмәгыйль Тасимовны һәрвакыт надан башкорт кебек итеп күрсәтергә тырышалар. Надан башкорт югары уку йортын ача аламы? Моның өчен икътисади, сәяси, интеллектуаль әзерлекле булырга кирәк. Шуңа күрә без үзебезнең халыкны кимсетергә тиеш түгел.

Шуны әйтәсе килә, татар һәм башкорт халкы һәрвакыт тупланып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәгән. Тик соңгы вакытта кайбер кешеләр халык арасына ниндидер тавыш чыгарыр өчен тырышып яталар. Без бу әйбер белән көрәшергә тиеш. Нинди генә авыр чаклар булса да, без һәрвакыт ниндидер каршылыкларны эзләмичә, безне якынлаштыра торган факторларны табарга тиеш. Шуңа күрә безнең президентлар арасында да бердәмлек булырга тиеш.

Римзил Вәли. Президентлар финанс, икътисад, зур сәясәт кешеләре, алар бәхәстә катнашырга яратмый. Башкортстанның яңа президенты Көнбатыш Башкортстанның теле башкорт теленең диалекты дигәнгә, берничә фән докторлары, фән белгечләре: “Илеш, Чакмагыш татарларының теле -- Казан татарныкы белән бер тел”, ди. Димәк, татар телен башкорт теленең диалекты дип игълан итәргә була. Сез дә Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Актаныш, Минзәлә халкы башкорт халкы дип уйлыйсызмы?

Фәнил Фәйзуллин. Төрле халыклар үзләренең шәҗәрәләрен булдыра башлады. Күптән түгел “Западная Башкирия” дигән китап бастырылды. Анда 1800 еллардан башлап статистик мәгълүматларны карап чыгып, бик кызыклы фикерләр әйтелде. Китапта милли мәсьәләләр белән шөгыльләнгән Хәкимов, Исхаков мәгълүматлары да кулланыла. Шулар нигезендә нинди районнарда күпме башкорт халкы яшәве һәм аларның нинди үзгәрешләр кичерүе турында язылган.

Римзил Вәли. Бу башка галимнәр тарафыннан да тикшерелергә тиеш.

Фәнил Фәйзуллин. Әлбәттә, башка галимнәрнең эшләре белән дә чагыштырырга кирәк. Минемчә, ул районнар турында тик башкорт кына булган дип әйтергә ярамый.

Римзил Вәли. Мәсәлән, бер авылның 70 процент халкы башкорт дип санала. 70 процент башкортны һәм 30 процент татарны кайсы өйдән, ничек итеп табарга?

Фәнил Фәйзуллин. Әлбәттә, бу авыр мәсьәлә. Аны фән эшлеклеләре тикшерергә тиеш. Минзәлә, Баулы, Актаныш кебек районнарда башкорт халкы бик күп яшәгән. Татарстан республикасы җирендә 4 мең генә башкорт дип әйтү дөрес түгел. Шәҗәрәләргә караганда, башка хәл килеп чыга.

Егерменче еллар башында, җанисәптән соң үзгәрешләр булды. Шуңа күрә яңадан кайтып, архив материалларын күрсәтеп, шәҗәрәләрне булдырып карарга тиешбез.

Катнаш гаиләләрдә туганнарны я татар, я башкорт, я рус, я украин кешесе дип әйтү бик авыр. Шуңа күрә бүген кеше үз милләтен үзе билгеләргә тиеш.

Римзил Вәли. Көнчыгыш Татарстанда, Көнбатыш Башкортстанда саф башкорт милләте электән үк булган һәм хәзер аларны төгәл итеп санарга кирәк, дип әйтү каршылыклар чыгара.

Рәхимов июнь аенда чын татар, чын башкорт авыллары юк дип әйтсә дә, бар алар. Мәсәлән, Бишбүләк районындагы Дүсән, Ает -- татар авыллары. Кырыйда гына Биккол, Каныкай дигән башкорт авыллары бар. Узган җанисәп вакытында Ает авылында 1200 кешедән 600 башкорт тапканнар.

Фәнил Фәйзуллин. Һәрбер районда төрле милләт вәкилләре яши. Районнар турында төрле брошюралар чыгып тора. Анда кайсы авылның татар авылы, кайсы авылның башкорт авылы, кайсысының чуаш авылы булуы турында язылган.

Римзил Вәли. Шул теориядән чыксак, Бишбүләк районында Кыңгыр-Мәләүз, Усак Кичү -- татар авыллары. Ает, Дүсән, Елболак авыллары башкорт авыллары дип игълан ителде. Матбугатта да әйтелде. Безнең халкыбыз аны беркайчан да белмәгән, ишетмәгән һәм әле дә ышанмый.

Фәнил Фәйзуллин. Бу бик җитди сорау. Миңа ул авыллар белән танышырга кирәк. Татарлашкан авыл булырга мөмкин. Элек, революциягә кадәр мишәр дигән милләт булган.

Римзил Вәли. Андый милләт булмаган. Этник төркем ул.

Фәнил Фәйзуллин. Булган. “Мин -- татар” дип әйтәләр иде һәм шул ук вакытта “мин – мишәр” дип тә әйткәннәре дә булган.

Римзил Вәли. Татар эчендә мишәр була аламы?

Фәнил Фәйзуллин. Юк, мин һәрвакыт бу сорауга бертөрле генә җавап бирәм. Бу үз этносын, үз милләтен югалткан кешеләр. Маргиналлар.

Римзил Вәли. Бер милләт эчендә берничә этник төркем була ала.

Фәнил Фәйзуллин. Минемчә, бу ике милләт. Бүген алар татарлашкан, татар итеп язылган. Хәзер аларны яңадан бүлү дөрес булмас иде. Без трайбализм принцибыннан китәргә тиеш. Мисал өчен, мин -- Юрматы башкорты, мин Әйле башкорты дә түгел, безнең халык хәзер бер халык. Татар халкы да, башкорт халкы да -- бер халык.

Римзил Вәли. Ике милләт өчен уртак булган әйберләр, фольклор, тел – ул башка мәсьәлә. Ләкин бер милләтне икенче милләт итеп игълан итүдән бәхәс чыга бит.

Көнбатыш Башкортстандагы татарларны статистикага башкорт итеп кертү Мидхәт Шакиров, Таһир Ахунҗанов заманында башланды бит. Тарихны казыйбыз да менә нәрсәгә тап булабыз: халыктан сорап тормыйча, языйк, халыкны арттырырга кирәк, дип эшләгәннәр. Шуңа кадәр Уфа губернасының бу өлешен башкорт дип игълан иткәннәре юк иде.

Дүртөйле, Чакмагыш, Илеш районнарында яшәүчеләрне беркайчан да син башкорт дип ышандыра алмассың. Бу бәхәстән әле китә алмыйбыз. Бу хәл сазлыкта калачак. Ике зур халыкның берләшүе ераклаша. Бәлки бу эшне кемгәдер кирәк булганга оештыралардыр.

Фәнил Фәйзуллин. Бу хәлне күпертеп торучылар булыр әле. 1979 елдагы җанисәп нәтиҗәләре буенча Башкортстанда татар халкы 4-5 процентка артты. Икенче җанисәптән соң шул 4 процент кире әйләнеп кайтты. Илештә, Дүртөйледә башкорт юк иде. Әмма халык үзаңының үсеше нигезендә үз милләтенә яңадан кайтты. Заманында дөрес язылмаганнары яңадан үз милләтен дөрес итеп яздырганнар.

Римзил Вәли. Нишләп 2002 елда Башкортстанда рус халкы 3 процентка, татарлар 13 процентка кимеде?

Фәнил Фәйзуллин. Әгәр дә статистика мәгълүматларын алып карасак, башкорт халкы арасында балалар туу рус һәм татарга караганда күбрәк. Икенче фактор – миграция. Кайбер районнарга башкортларга караганда татарлар күбрәк кайта. Мисал өчен, Урта Азиядән, Себердән. Заманында Татарстанда туган, аннан чит җирләргә киткәннәр Башкортстанга кайта. Димәк, кайтучыларга Татарстанга караганда Башкортстанда әйбәтрәк.

Римзил Вәли. Еш кына киресенчә, Башкортстанда туган кеше ерактан Татарстанга кайта. Дүртөйле, Чагмагыш, Илеш районыннан да Казанга киләләр.

Тәлгать Рахманов, беренче секретарь, Шакиров белән бергә, заманында башкортларны 70 процентка җиткерде. Ләкин без үзебез булып калдык. Татарча сөйләшәбез, яшәү рәвешебез үзгәрмәде. Парадокс килеп чыга бит. Дөнья беткәнче булмаган җаннарны санап бәхәсләшеп утырабызмы, әллә берәр яңа адым эшлибезме?

Фәнил Фәйзуллин.
Бүген яңадан җанисәп алдында торабыз. Һәрвакыт бу мәсьәләне хәл иткәндә объектив принциплардан чыгып хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә безнең президент бу турыда, үгет-нәсихәт булырга тиеш түгел, дип әйтте.

Римзил әфәнде, сез күчеп килүчеләр турында әйттегез. Мин 50-60 мең кешелек районның бөтен кешеләре белән аралашмадым бит. Минемчә, соңгы җанисәп объектив принциплардан чыгып хәл итәчәк. Шуңа күрә нәрсә булачагын әйтү кыен. Әгәр дә ялгышлар булган икән, алар җанисәп вакытында төзәтеләчәк.

Бер кешене дә беркем дә көчләмәячәк. Әгәр дә син үз милләтеңне хөрмәт итәсең икән, этносның киләчәге турында уйлыйсың икән, димәк, син халыкның мәдәниятеннән чыгып хәл итәргә тиешсең.

Анна Иоановна заманында, татарлар башкортка өйләнергә, яисә башкорт татар белән бергә гаилә корырга рөхсәт итмәгән вакытта башкорт һәм татар халкы һәрвакыт аралашып яшәгән. Шул вакыттан ике халык бер-берсе белән бәйләнешен югалтмаган икән, бүген безнең халыкларны бутап йөргән аерым кешеләр аркасында гына халык буталмаячак. Моңа хәтле ике халык дус яшәгән икән, киләчәктә дә дус яшәргә тиеш.

Римзил Вәли. Бу вакытта милли үзбилгеләнү проблемы бик күпләр өчен аңлашылмаган булып күренсә дә, татар һәм башкортта төп проблемнарның берсе булып чыга. Димәк, бу милләтләр үсешләрен әле туктатмаган. Бу хәрәкәтнең ахыры әле билгесез.

Тарихка карасаң, урысның горурлыгы булган бөек шагыйрь Александр Пушкин чыгышы белән эфиоп. Аксаков, Тургенев, Карамзиннар төрки татар ягыннан. Димәк, тарих та, үтә милләтпәрвәр кешеләрнең үгетләве дә коткара алмый. Канун нигезендә кеше үзен санар да китәр, ә 20-30 ел дәвамында үз милләтен, яки тугандаш милләтен, мәдәниятен үзләштерми торган кешеләребез дә бар әле. Димәк, хәзер уйланырга вакыт. Сез башкорт корылтае идарәләрендә бу турыда сөйләшәсезме?

Фәнил Фәйзуллин.
Әлбәттә, бу проблемнар һәрвакыт күтәрелә. Тәкъдимнәр белән чыгышлар ясыйбыз. Минемчә, республикалар арасында да милли оешмалар ешрак җыелырга тиеш. Безгә стратегик һәм тактик мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Әгәр дә бу мәсьәләләрне без үзебез хәл итәбез икән, димәк федераль органнардан безгә басым ясарга нигез калмаячак.

Римзил Вәли. Фәнил Фәйзуллинның татар һәм башкорт халыкларының татулыгын, гармониясен булдыру ниятенә, мөгаен, беркем дә каршы килмәс. Әмма аның Көнбатыш Башкортстанда яшәүче татарларның милләтен аларның үзләреннән башка билгеләү, мишәр һәм типтәр диалекталь төркемнәрне аерым милләт итеп санау, татар мәнфәгатьләрен яклаучыларны ниндидер котыртучылар һәм үз карьералары өчен тырышучылар дип санау татар милли зыялыларының карашына туры килмәс.

Андый фикерләрнең ялгыш икәнен, шулай ук ихлас һәм туры сүз белән, беркемне кимсетмичә, тавышланмыйча, ипләп кенә җиткерергә мөмкин. Иң мөһиме -- бер-береңнең ачышларына һәм ялгышларына игътибар белән, каршы тарафның мантыйгын аңларга тырышып, сөйләшү алып барырга кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG