Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тамчы-шоу"да Озёрки мәктәбе укучылары җиңде


"Тамчы-шоу"да җиңүчеләр
"Тамчы-шоу"да җиңүчеләр

Оренбур өлкәсенең Казакъстан чигендә урнашкан Иләк районы Озёрки мәктәбе укучылары Казанга барып, “Яңа гасыр” каналының “Тамчы-шоу” бәйгесендә җиңү яулап кайтты.

Озёрки урта мәктәбенең “Алтын ком бөртекләре”төркеме әлеге интелектуаль уенда Мари Иленнән килгән “Дуслык” төркеме белән татар язучыларының иҗатларын ни дәрәҗәдә белүләре буенча белемнәрен сынашты.

Уенда катнашучылар иң элек төбәкләре, аннан үзләре белән таныштырып үттеләр. Бәйгенең беренче турында “Алтын ком бөртекләре” алга чыкты.

Икенче турда капитаннар ярышты. Тапшыруны алып баручы Марсель Әхмәдуллин әйтүенчә, “Алтын ком бөртекләре” капитаны – Эльвина Зайруллина феноменаль белемнәрен күрсәтеп, берничә секунд эчендә биргән җаваплары белән жюри әгъзаларын да шаккатырды.

Шулай итеп, Эльвина Зайруллина үз төркеменә бу юлы да җиңү яуларга ярдәм итте. Әйтергә кирәктер, әлеге “Тамчы-шоу” бәйгесендә катнашучы Озёрки мәктәбенең биш укучысы да татар телен яхшы белә һәм барлык фәннәрдән дә бишле билгесенә генә укый .
XS
SM
MD
LG