Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күрмәүче Фәнис дөньяга Азатлык аша карый


Күрмәүче Фәнис дөньяга Азатлык аша карый
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00
йөкләү

22 яшьлек Фәнис 16 ел инде якты дөньяны күрә алмый. 5 яшендә ул каты авырып, сукыр кала. Шулай булуга карамастан, Фәнис көндә Казанның бер башыннан икенче башына берүзе ике автобуска утырып килеп Левченко бистәсендәге Сөләйман мәчетендә үзе кебекләргә Кор

22 яшьлек Фәнис 16 ел инде якты дөньяны күрә алмый. Биш яшендә ул каты авырып, сукыр кала. Шулай булуга карамастан, Фәнис көн дә Казанның бер башыннан икенче башына берүзе ике автобуска утырып, Левченко бистәсендәге Сөләйман мәчетендә үзе кебекләргә Коръән уку һәм компьютерны өйрәнү дәресләрен бирә.

Сукыр кешеләрнең күбесе дөнья тормышында үзен кимсетелгән итеп хис итсә дә, Фәнис андыйлардан түгел. Дәресләр биргән арада, егет интернет аша дөнья хәбәрләре белән дә танышып чыга икән. Шул исәптән, Азатлык радиосы сәхифәсенә дә керә, радионы да яратып тыңлыйм, ди ул.
XS
SM
MD
LG