Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаити башкаласында ваба чире тарала


Порт-о-Пренс – Һаити башкаласы Порт-о-Пренс шәһәрендә ваба очраклары теркәлгән. Табиплар чирнең бар шәһәргә таралу куркынычы турында кисәтә.

Гыйнавар аенда булган көчле зилзиләдән соң йорт-курасыз калган меңнәрчә кеше шушы шәһәргә килеп сыенды. Аларның күбесе әле дә чатырларда, бик начар шартларда яши.

Ваба чиренең таралу үзәге илнең төньяк һәм үзәк төбәкләрендә урнашкан. Бу чирдән корбан булучылар саны инде 220дән арткан.
XS
SM
MD
LG