Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла Иранга 800 миллион доллар инвестиция кертергә җыена


Тәһран – Иранның көньягында урнашкан Парс нефть ятмаларын эшкәртү эшләренә Венесуэла 800 миллион доллар инвестиция кертергә җыена.

Әлеге мәгълүматны Көньяк Парс ятмасында алып барылган эшләрнең җитәкчесе Хәмит Әкбари хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу хакта килешү берничә көн элек Венесуэла президенты Уго Чавесның Тәһранга сәфәре вакытында имзаланган.

Килешүнең нечкәлекләре әлегә хәбәр ителми.

Венесуэла җитәкчесенең Иранга сәфәре вакытында барлыгы 11 килешү измаланды. Бу ике ил дөньяда иң күп нефть җитештерүче илләр исемлегенә керә.
XS
SM
MD
LG