Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә милиция капитаны 20 мең доллар ришвәт алганда тотылган


Мәскәү – Мәскәүдә бер милиция капитаны 20 мең доллар ришвәт алу вакытында кулга алынган. Ул үзе Мәскәүнең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең югары хезмәткәре булган.

Интерфакс хәбәр итүенчә, бу капитан ширкәтләрне тикшерү нәтиҗәсен уңай итеп күрсәткән өчен, эшкуарлардан акча таләп иткән. Шундый бер акча алу вакытында ул кулга алынган.

Җинаять эше ачылган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG