Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:03

Екатеринбурда “Наркотиксыз шәһәр” фонды җитәкчесен яклап митинг үтте


Екатеринбур – Якшәмбе көнне Екатеринбурда “Наркотиксыз шәһәр” дип аталган фондның Түбән Тагыл бүлеге җитәкчесе Егор Бычковны яклап зур күләмле митинг үтте.

Оештыручылар әйтүенчә, анда меңнән артык кеше килгән. Алар Бычковны иреккә чыгарырга таләп итеп, имзалар җыйган.

Егор кеше урлауда гаепләнеп, 3.5 елга төрмәгә хөкем ителгән иде.

Бычковның тарафдарлары бу гаепләүне уйдырма дип саный һәм урам җыеннары ярдәмендә эшне кабат каратуга ирешергә тырыша.

Бычков үзе аңа каршы эшне наркотик сатучылар һәм хокук саклау оешмаларының коррупциягә баткан хезмәткәрләре оештырган дип белдерә.

Бычковны яклау чарасы шимбә көнне Мәскәүдә дә үтте.

XS
SM
MD
LG