Accessibility links

Гыйрак рәсмиләре WikiLeaksны хөкүмәт төзү эшенә аяк чалуда гаепли


Багдад – Гыйрак рәсмиләре WikiLeaks интернет сәхифәсенең соңгы гамәленә кискен тәнкыйть белдерде.

Шимбә көнне бу сәхифә Гыйрак сугышына караган йөзләрчә мең яшерен американ документларын дөньяга чыгарды.

Гыйрак премьер-министры Нури Әл-Мәлики идарәсе белдерүендә әйтелгәнчә, бу адым Гыйракта яңа хөкүмәт төзү эшенә аяк чалу нияте булып тора.

WikiLeaks хуҗасы Julian Assange сүзләренчә, бу документларда моңарчы хәбәр ителмәгән 15 меңләп кешенең үлем очраклары теркәлгән. Анда шулай ук Гыйрак полициясенең тоткыннарны җәзалау һәм җәберләү очраклары китерелә.

Әл-Мәлики идарәсе, бу документларда Гыйрак төрмәләрендә җәзалау һәм җәберләү очраклары турында бер дәлил дә юк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG