Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

24 октябрь көнне Мәскәүдә халыкара Коръән уку бәйгесе тәмамланды. Быелгы бәйге башка елдагылардан үзенең статусы, географиясе һәм шартлары белән аерылып торды.

Коръәни Кәрим уку бәйгесе быел беренче тапкыр ЮНЕСКО мәдәни чаралар исемлегенә кергән бәйрәм буларак уздырылды. Анда 26 илнең вәкиле катнашты. Шулай ук бәйге шартлары да үзенчәлерәк булды.

Бәйгенең рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин үзенең котлау сүзендә бәйгенең беренче адымнарын искә алды. “Бәйгенең беренче адымнары 10 елдан артык элек Мәскәү җәмигъ мәчетендәге дини идарәдә башланып киткән иде. Без ул бәйгене Русиянең төрле почмакларында исламны өйрәнүчеләрне чакырып уздырдык. Шулай итеп, хәзер халыкара мәйданга чыктык. Алай гына да түгел, безнең бу чара ЮНЕСКО исемлегенә кергән. Мондый бәйгеләр күп төрле гарәп илләрендә уздыдырлса да, аларның берсенә дә мондый статус бирелгәне юк әле. Без моның белән бик горурланабыз” диде ул.

Равил хәзрәт Гайнетдин бәйге турында сөйли
Быелгы бәйгедә бары тик бер генә номинация калдырылган. Ул – тилявә дип атала, ягъни, бәйгедә катнашучылар Коръәни Кәримне тәҗвид кагыйдәләре белән жюри әгъзалары әйткән урыннан укып ишеттерергә һәм туктатканчы укырга тиеш.

Бәйгедә катнашучыны бәяләгәндә аның ни дәрәҗәдә дөрес итеп көйләп укуы да, мәкаменең, ягъни, тембрының бизәге дә искә алынган.

Бәйге мәскәүләргә яхшы таныш булган «Космос» кунакханәсенең зур концерт залында узды. Халык белән шыгрым тулы зал бәйгедә катнашучыларны зур игътибар белән тыңлады һәм “Машалла!” дигән шигарне урыннан кычкырып, үзенең мөнәсәбәтен дә белдереп утырды.

Без бәйге башланганчы берничә милләттәшебез янына килеп, аларның фикерләрен дә белештек. “Безнең матур итеп Коръәни Кәримне укыганны ишетәсебез килде, шуңар килдек”, диделәр алар.

Ә менә тамашачыларның берсе, Павло-Посадтан килгән Миңсылу ханым, шәһәрләрендә ислам оешмасы барлыгын әйтте. “Ун ел инде күпме тырышсак та, әле һаман да мәчет төзелешен бетерә алганыбыз юк. Чөнки андагы җир шәхси төзелеш өчен дип алынган булган. Анда аерым йорт бар. Күп еллар якшәмбе мәктәбе дә эшләп килә. Коръәнне өйрәнергә мөмкинлекләребез бар. Инде берничә ел өйрәнеп, укый белсәк тә, онытмас өчен быел да Коръәнне өйрәнү курсларына язылдык. Хәзер инде бу бәйгедә катнашучыларның укуларын тыңларга килдек”, - диде Миңсылу ханым.

Халыкара Коръәни Кәрим уку бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Рушан хәзрәт Аббасовтан: “Ни өчен бу конкурста Татарстан, Башкортстан белгечләре катнашмый?” дип сорадык.
Алдагы рәтләрдә бәйгедә катнашучылар

“Бәйгедә һәр илдән бер генә кеше катнаша алганга күрә, без бу бәйге алдыннан Татарстаннан , Башкортстаннан, Чечнядан һәм Дагыстан килгән Коръән укучыларыбыз арасында аерым бер бәйге уздырдык. Һәм анда Дагыстаннан килүче җиңде. Шуның өчен халыкара бәйгедә Татарстан, Башкортстан вәкилләре катнаша алмады, Русиядән бер генә кеше катнашырга тиеш иде”, диде ул.

Шулай итеп, Мәскәүдә узган унберенче халыкара Коръәни Кәримне укчылар бәйгесендә барлыгы 26 ил вәкиле катнашты. Җюри әгъзалары арасында АКШ, Төркия, Русия, Бәһрәйн, Мисыр вәкилләре бар иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Хаҗ сәфәре алдыннан уздырырлган бу бәйгедә катнашкан Согуд Гарәпстаны илчесе “быел илчелек Русиядән хаҗга барачак ике мөселманның барлык чыгымнарын үз өстенә алачак”, дип игълан итте.

Җиңүчеләргә килгәндә, өченче урынга Малайзия вәкиле Мөхәммәт Әнвәр Бин Газали, икенче урынга Төркиядән Мәхмәт Билир, ә инде беренче урынга Иран вәкиле Әмин Пуя чыккан. Ә менә үзенең яшьлеге (1994 елда туган) белән җәлеп иткән, Коръәни Кәримне үзенчәлекле матур итеп укыган Таҗикстан егете Исмаилҗон Шункоровка җюриның махсус бүләге тапшырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG