Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида җанисәп: сораулар җавапсыз калды


Җанисәпче Анастасия Тимурга сораулар бирә
Җанисәпче Анастасия Тимурга сораулар бирә

Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе тәмамланды. Омскида ул, асылда, тыныч һәм низагсыз үтте. Өлкәнең барлык шәһәрләрендә һәм авыл-районнарында җанисәп алучылар кешеләрнең өйләренә барып, кирәкле мәгълүматларны язып йөрделәр.

Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе тәмамланды. Омскида ул, асылда, тыныч һәм низагсыз үтте. Өлкәнең барлык шәһәрләрендә һәм авыл-районнарында җанисәп алучылар кешеләрнең өйләренә барып, кирәкле мәгълүматларны язып йөрделәр.

Җанисәп алучыларны күп очракта ачык йөз белән каршы алганнар һәм мәгълүмат бирүдән баш тартмаганнар. Дөрес, “кагыйдәдән чыгарма булмый калмый” дигәндәй, сан алучылар белән сөйләшергә теләмәү очраклары да булган. Омскиның 30нчы мәктәбендә оештырылган җанисәп пунктында теркәлгән йортларда халык санын алучы Анастасия туташ сүзләренчә, кайбер вакытта аңа мәгълүматларны ишек төбендә алырга туры килгән, эт өстерүчеләр һәм җанисәптә катнашудан баш тартучылар да очраган.

Катнаш гаиләдә - урыс татары

“Күпләр кайсы милләттән булуларын яшермәделәр, милләтләре белән горурланучылар да очрады. Бер кызыклы хәл дә булды. Ире татар, хатыны рус милләтеннән булган бер гаиләдә ике яшьлек баланы әтисе урыс татары дип яздырырга теләде, әмма әнисе аны рус дип язарга кушты. Мин анкетада баланы рус милләтеннән дип яздым,” ди җанисәп алучы Анастасия.

“Сибиряк” дигән милләт

“Комсомольская правда”газетасының 22 октябрьдә чыккан Омски өлкәсе кушымтасында да милләтне дөрес күрсәтмәү очрагы турында язылган. Омскида яшәүче Әкрәм Хөсәен улы Мәхмүтов үзенең милләтен “сибиряк” дип яздырырга уйлаган. Җанисәп алучы “андый милләт юк,” дип, көлемсерәп, аны рус дип язарга теләгән. Нәтиҗәдә Әкрәм әфәнде нинди милләт кешесе дип язылгандыр, бу хакта мәкаләдә әйтелмәгән. Бу очракны тикшерергә теләгән газет хәбәрчесе Светлана Кычанованың, җанисәп пунктына барып, милләтен “сибиряк” дип яздыруына ирешүе турында язылган.

Күпләр милләтне ничек күрсәтергә кирәклеген белмәгән

Татарларга килгәндә, Омски татарлары арасында аңлату эшләре җитәрлек булмаган ахры, күпләр милләтләрен күрсәткәндә, элек паспортта язылганча, “татарин” яки “татарка” дип яздырганнар. Мәсәлән, Усть-Ишем районының Ашеван авылында фельдшер булып эшләүче Тимур Юлдашев Омскига укырга килгән булган. Гомумторакта ул җанисәп алуда катнашкан. Милләтне “татар” дип күрсәтергә кирәклеге хакында ишетмәгән дә булган.

Дөрес, Омски татарлары арасында җанисәп турында аңлату эшләре бөтенләй алып барылмады, дип әйтү ялгыш булыр иде. Җанисәп башланыр алдыннан өлкәдә Татар мәдәнияте көннәре оештырылды. Бер төркем сәнгатькәрләр концертлар белән кайбер татар авылларында булып, бер уңайдан җанисәп хакында аңлату эшләре дә алып барган иделәр. Бу хакта “Азатлык” радиосы да хәбәр итте. Әмма, аңлашыла ки, кыска гына вакыт эчендә зур булмаган төркем өлкәнең 60тан артык татар авылының барсында да була алмады. Алар Большеречье һәм Тара районнарының җиде татар авылында булдылар һәм Омскида халык белән очраштылар. Очрашуларда булмаган татар кешеләренең милләтне “татар” гына дип күрсәтергә кирәклеге турында белмәүләре – гаҗәп түгел.

Мәсәлән, Большеречье район үзәгендә яшәүче бертуган Фәрит һәм Рәүф Кучуковлар җанисәп алучыга мәгълүмат биргәндә милләтләрен төрлечә күрсәткәннәр. Фәрит әфәнде милләтен “татарин” дип, Рәүф әфәнде “татар” дип яздырган.

“Җанисәп безгә нәрсә бирә?” ди авыл кешесе

Большеречье районының Криводаново авылында яшәүче Фәридә Кәкүтчикова һәм Фагыйлә Искәндәровалар милләтне “татар” дип күрсәтергә кирәклеге турында ишеткән булганнар. “Әмма авылда яшәүче татарларның күбесе җанисәп алуга бөтенләй битараф,” ди Фагыйлә Искәндәрова.

- Мин авылда яшәүче татарларга җанисәп алганда милләтне татар дип күрсәтергә кирәклеге турында әйттем. Әмма күпчелек аңа игътибар итмәде, ачуланучылар да булды әле, - ди Фагилә ханым. “Безгә ул нәрсә бирә, татарка дип яздыңмы, татар дипме, барыбер беркем дә ярдәмгә килми. Дөньяның караңгы почмагында яшибез, үз көчебезгә ышанмасак, башка беркем дә безгә ярдәм итми, ничек булдырабыз, шулай яшибез, дип пыр тузучылар да булды,” ди Фагилә Искәндәрова.

Татар ханымының җанисәпкә карата фикере

Татар булып язылуның әһәмиятен аңлаган кешеләр арасында да җанисәп алу барышында кайбер аңлашылмаучылыклар килеп чыккан. Өлкәдә нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газеты редакторы Гөлсинә Әхмерова сан алучы килгәндә өендә булмаган. Ире аңа шаярып, “мин сине “себер татары” дип яздырдым дигән”. Күршеләрендә яшәүче туганы “мине “тат” дип кенә яздылар,” дигән.

Әйткәннәрне ачыклар өчен Гөлсинә ханым җанисәп алу пунктына барган һәм үзенең йортында теркәлгән кешеләрнең милләтләре ничек язылган булуын тикшергән. Дөрес, ире аны “себер татары” дип түгел, “татарка” дип яздырган булган. Күршесенең милләте, дөрестән дә,“тат” дип кенә язылган булган. “Мин үзебезнең участокта сан алган ханымны табып, өебездә теркәлгән барлык кешеләрнең дә милләтен “татар” дигәнгә алыштыруларын сорадым,” ди Гөлсинә ханым.

Аннары Гөлсинә ханым җанисәп алуда килеп чыккан аңлашылмаучылыкларга карата борчылуын да белдерде. “ Нинди милләт итеп яздырасың килә, шулай итеп яздыр, диеп рөхсәт бирүне мин дөрес дип санамыйм. Бу - хөкүмәтнең милләткә җиңел каравыннан чыга микән, әллә милләт дигән төшенчәне әкрен-әкрен юкка чыгарыр өчен микән? Шуннан инде телгә дә, милләткә дә, халыкнын үзенә дә битарафлык китә,” ди Гөлсинә ханым.

“Аннары күп кеше ни өчен милләтне “татар” дип кенә күрсәтергә кирәклеген аңламады. Моңарчы документларда үзләрен “татарин”, яки “татарка” дип күрсәткән кешеләр ни өчен хәзер “татар” дип күрсәтергә кирәклеген аңламадылар. Минем фикеремчә, андыйлар өлкәдә шактый булгандыр. Бу хәл милләтебезнең саны кимүгә генә китермәсен иде дигән теләктә калабыз”, ди Гөлсинә Әхмерова.
XS
SM
MD
LG