Accessibility links

Кайнар хәбәр

Словениядә тәүге тапкыр шәһәр мэры итеп бер африкан сайланды


Көнчыгыш Европада беренче тапкыр африкан бер кеше шәһәр мэры итеп сайланды.

Моннан 33 ел элек Словениягә укырга дип Ганадан килгән Питер Босман хорват бер хатын-кызга өйләнеп, илнең яр буендагы Пиран шәһәренә урнаша. Пиран шәһәр башлыгы сайлавында намзәт буларак катнашкан Социаль демократ партиясе әгъзасы Босман икенче тур сайлауда җиңеп чыкты.

Африкалы Босман җиңгәннән соң ясаган чыгышында: "Минем җиңүем, Словениядә демократиянең ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтә", дип әйтте.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Словения халкының 12% бирегә читтән килеп урнашкан халык тәшкил итә. Аларның күпчелеге элекке Югославия илләреннән.
XS
SM
MD
LG