Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп нәтиҗәләре катгый сер булып кала


“Татарстанстат” белдерүенчә, җанисәпчеләргә контроль санау өчен тагын 4 көн биреләчәк.

25 октябрь -- җанисәпнең соңгы көне. Актаныш районы статистика бүлеге башлыгы Рушан Вилданов: “Без җанисәп нәтиҗәләрен башта Казанга җибәрәбез, башкала раслагач кына, күпме кеше саналганын әйтә алачакбыз”, дип белдерде.

Шулай да ул районнарында табылмаган кешеләрнең булуын да әйтте. Димәк, Татарстан җанисәпчеләре һәр авылда һәм шәһәрдә яшәгән, ягъни паспорты белән теркәлгән кешене табып бетерергә тырышкан булып чыга.

"Звезда-Казань" телеканалы хәбәр итүенчә, җанисәпнең соңгы көнендә әле 6% казаннар саналмаган булган. Бу әз сан түгел, башкалада яшәүче 60 меңләп кеше турында сүз бара.

"Татарстанстат" сәхифәсенең җанисәп битендә республикада 2010 елның 1 гыйнварына 3 миллион 778 мең 504 кеше яши дип зур итеп язып куйганнар. Димәк, Татарстан җанисәпчеләренә өстән әнә шундый план төшерелгән булуы бик мөмкин.

Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча җанисәп өчен җаваплы вәкил Чулпан Әхмәтҗанова да үзләрендә 12 көн эчендә күпме кеше саналырга тиеш булганлыгын чатырдатып әйтеп бирде. Районнарында 37 мең 370 кешене һәм калада 124 мең 684 кешене табарга тиеш булганнар.

“Барлык кешеләр дип әйтерлек саналган. Өйдә булмаган кешеләрне барлыйбыз. Саналачак кешеләр 100% булачак”, диде Әхмәтҗанова.

Исемен белдерергә теләмәгән җанисәп өчен җаваплы бер вәкил район хакимиятенең бу кампанияне катгый күзәтеп баруларын, кайсы көнне күпме кеше саналганны һәрвакыт тикшереп торуларын да әйтте.

Чулпан Әхмәтҗанова сөйләвенчә, Түбән Кама халкының күпчелеге үзләрен татар һәм урыс дип әйткән. Шулай да керәшен татарлары дип яздыручылар да очраган. Актанышта да Вилданов сүзләренчә, үзләрен башкорт дип белдерүчеләр булгалаган.

“Татарстанстат”ның җанисәп хезмәте мәгълүмат белгече Камил Сираҗетдинов “Кайнар элемтә”гә шалтыратучыларның күпчелеге милләтне ничек итеп дөрес язу турында сораган, дип белдерә. Республика күләмендә эшләгән “Кайнар элемтәгә” шушы 12 көн эчендә 1000гә якын кеше шалтыраткан.

“Татарстанстат”ның җанисәп бүлеге башлыгы Елена Бирюкова әйтүенчә, бу кампания төгәлләнгәннең икенче көнендә үк, 26 октябрьдә, җанисәп кәгазьләрен Казан җыеп алмаячак. Районнарга контроль хисап өчен тагын 4 көн биреләчәк.

Статистика бүлекләре һәм “Татарстанстат” нәтиҗәләрне катгый сер итеп тотарга тырыша. Шулай да кайбер мәгълүмат чараларында рәсми булмаган фактлар да күренгәли башлады.

“Казанские ведомости” газеты Татарстан башкаласындагы фатирларның 1%да гына чыбыклы радио калган, ә компьютерлар телевизорларны куып җитеп килә, дип язып чыкты.

Кайбер җанисәпчеләр “бу авыр сынау алуга” түзә алмаган. Өйдән-өйгә йөреп бер үк сорауларны бирү тиз туйдырган аларны. Эш ташлаучылар да бар икән. Ә менә 2002 елда да Казанда җанисәпче булып эшләгән Талия Камалиева сүзләренчә, элекке кампания белән чагыштырганда хәзер кешеләр үз эчләренә күбрәк бикләнгәннәр, артык ачылып китмәскә тырышалар икән.

Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең кырысрак, ә үз өйләре белән торучыларның ачыграк күңелле икәнлеге дә ачыкланган.

Җанисәптәге кайбер сорауларга беренчел нәтиҗәләр 2011 елның апрель аена билгеле булырга мөмкин. 2012 елда нәтиҗәләр тулысынча игълан ителер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG