Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качакларның Грециягә канунсыз керүен махсус сакчылар туктатачак


Күпчелеге Африка илләре һәм Әфганстаннан килгән качакларның канунсыз Грециягә керүен туктату өчен Европа Берлеге бу илгә чик буе сакчылары җибәрә. Качакларның күпчелеге Грециягә Төркия аша керергә тырышуы белдерелә.

Европа Берлеге шурасы ясаган рәсми белдерүдә Грециянең мөрәҗәгате нигезендә, илнең Төркия белән булган чигенә махсус сакчыларның җибәрелүен хәбәр итте. Әлеге сакчы көчләр 2007 елда оештырылган булса, хәзер тәүге тапкыр әгъза бер илнең мөрәҗәгате белән эшкә кереште.

Европа Берлеге рәсмиләре Грециянең Төркиядән керергә теләгән качаклар санының соңгы арада шактый артуы һәм инде үз башына качаклар белән көрәшә алмау нәтиҗәсендә мондый мөрәҗәгать белән чыгуын ачыклады.
XS
SM
MD
LG