Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:55

Әфганстан президенты Карзаи Ираннан акча ярдәме алуын таныды


Әфганстан президенты Хамит Карзаи, New York Times хәбәрен раслап, Тәһран хакимиятеннән акча алуын таныды. Ләкин ул бу ярдәмнең сер булмавын, акчаның рәсми ярдәм буларак кабул ителүен әйтте.

New York Times хәбәрендә Иранның Карзаи баш штабына капчык тулы акча җибәрүе, моның белән Иранның Әфганстанда йогынтысын арттыру нияте булуы язылган иде.

Әфганстан президенты Хамит Карзаи New York Timesта чыккан хәбәрне раслады. Ләкин моның шәхескә түгел, ә президентлык бүлегенә түләнгән акча булуын әйтте.

Күп кенә дус илнең Әфганстанга ярдәм максатында мондый ысулга мөрәҗәгать итүен әйткән Карзаи, АКШтан да шулай ук ярдәм алуларын искә төшерде.

"Иран һәр елны Әфганстан хакимиятенә бер яисә ике тапкыр 700 мең еврога кадәр акча ярдәме җибәреп тора", дип әйтте ул.

Газет хәбәренә караганда, Әфган хакимияте бу акчаны үзләренә яклау күрсәткән кайбер сәясәтчеләргә, кабилә башлыкларына һәм хәтта Талибан башлыкларына биргән.

XS
SM
MD
LG