Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Финландия президенты килә


Тарья Һалонен
Тарья Һалонен

Татарстан башкаласына килгән дәүләт башлыклары исемлеге ноябрь башында киңәергә тора - Русия сәфәре барышында Казанга Финландия президенты Тарья Һалонен киләчәк. Сәфәр планында - Миңнеханов, университет, технопарк.

Фин президентының Татарстанга да барачагын 25 октябрь көнне аның матбугат хезмәте хәбәр итте. Җәмәгате Пентти Араярви белән Тарья ханым 8-11 ноябрьдә Русиядә дәүләт сәфәрендә булачак.

Башта Финландия президенты Мәскәүгә бара, анда аның Дмитрий Медведев белән сөйләшүләре узачак. Һалонен соңрак премьер-министр Путин белән дә очрашырга тиеш.

Шуннан соң Тарья Һалонен Казанга киләчәк. Анда ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, соңрак Казан университетына һәм "Идея" технопаркына барырга тиеш. Университетта Һалоненга шәрәфле доктор дәрәҗәсе биреләчәк. Гыйльми шура бу хакта карарын инде кабул итте.

Фин президентының Татарстанга килүе татар җәмәгатьчелегендә табигый кызыксыну уята. Финландиядә татарларның читтәге иң оешкан мәхәлләсе эшләп килә. Ул рәсмән әле 85 ел элек барлыкка килгән иде. Хәзер татарлар "Исламия" җәмгыятенә берләшкән. Азсанлы булуга карамастан, алар дини, мәдәни, мәгариф эшләрен башкаруда башка татар оешмаларына үрнәк булып тора. Фин татарлары еш кына Казаннан да җырчыларны, галимнәрне, театр әһелләрен чакырып тора.

Финландия татарлары хәзер тарихи ватаннары белән тыгыз элемтәдә торса да, фин дәүләтенең лояль ватандашлары. Алар анда инде берничә буын яши. Татарларның шактый өлеше 1939-1940 еллардагы "Кыш сугышы"нда фин җирләрен корал тотып совет илбасарларыннан яклады.

Җирле татарларның фин дәүләтен ныгытуга керткән зур өлешен танып президент Һалонен 2007 елның маенда "Исламия" җәмгыятенә килеп татарлар белән очрашкан иде.

Фин президентын шушы сәфәрендә тышкы эшләр министры Александр Стубб һәм тышкы сәүдә вә тәрәккыять министры Пааво Вәйринен озатып барачак.

Моңа кадәр Татарстан башкаласында соңгы елларда Иран, Кытай, Чехия, Төркмәнстан һәм Төркиянең югары дәүләт җитәкчеләре булып киткән иде. Бер ел элек, 2009 елның октябрендә Казанда Кушма Штатларның дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да булды.
XS
SM
MD
LG