Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле – башкорт телеме?


Сулдан уңга - Дөрия Рамазанова, Фирдәвес Гарипова һәм Флера Баязитова
Сулдан уңга - Дөрия Рамазанова, Фирдәвес Гарипова һәм Флера Баязитова

Башкортстан татарлары (кайвакыт аларны “көнбайыш башкорттары” дип тә атыйлар), нинди телдә сөйләшә? Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның шушы лингвистик мәсьәләдә ачыш ясап, республиканың көнбатыш районнарында яшәүче татарларның телен башкорт сөйләме дип белдерде. Шул уңайдан филология фәннәре докторлары Дөрия Рамазанова, Флера Баязитова, Фирдәвес Гарипова фикер алышалар.

Римзил Вәли. Күренекле галим, БДУның татар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәр докторы Радик Сибәгатов үзенең “Башкортстан татарлары” китабында хәзерге Башкортстанның көнбатыш районнарында урта гасырлардан бирле бер үк телдә -- татар телендә сөйләшкәннәр дип язган иде.

Ул исән вакытта бу хакыйкатьне инкарь итә алучы табылмады. Башкортстанда 990 мең татардан башка 300-500 меңләп “татар телле башкортлар” дигән кавем элекке җанисәпләрдә үк рәсми рәвештә билгеләнгән иде. Шулай да ике халыкның милли зыялылары арасында бәхәс тәмамланмый. Уфада “көнбайыш башкорттары” тарихы, теле турында китаплар, монографияләр чыгып тора. Күптән түгел диалектология һәм төркият лингвистикасы фәнендә өр-яңа сүзне Башкортстан президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов әйтте.

“Әтием – башкорт, әнием – мишәр...”

Булачак президентның әтисе Уфада авыл хуҗалыгы институтында укытканда саф татар телендә сөйләшкән. Ул институтның тракторлар ремонтлау факультеты деканы һәм кафедра җитәкчесе булган. Тумышы белән президент әтисе һәм әнисе Балтач районының Штәнде авылыннан.

“Коммерсант” газетына зур интервью биреп, Рөстәм Хәмитов үзенең милләтен болай билгеләде: әтием -- башкорт, әнием -- мишәр һәм үземне башкорт халкыннан саныйм, диде. Ягъни Балтачта татарлар бөтенләй юк булып чыга. Узган гасырның туксанынчы елларында булачак президент депутатлар исемлегендә татар дип язылган булган. Шулай да бу фактка артык ябышып ятасы юк. Һәр кешенең үз милләтен билгеләргә хакы бар.

Хикмәт Балтач, Борай, Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш, Илеш һәм башка районнарда яшәүчеләрнең туган теле татар телеме, башкорт теленең диалектымы икәнлеген билгеләүдә. Башкортстан татарлары теле турында “Коммерсант” газетының 16 сентябрь санында Хәмитов ниләр сөйләгән соң?

“Башкортларның икетеллеге мәсьәләсе бар. Башкортларның бер өлеше көньякта таралган сөйләмдә сөйләшә, икенче өлеше татар сөйләмендә сөйләшә. Алары республиканың көнбатышында һәм төньягында яши. Бу ниндидер буталчык кертә. Бу хәлдән файдаланырга, халыкны бүләргә тырышалар. Чынлыкта хәзер без фәнни ысуллар белән татар теленә якын торган диалектының башкорт теле булуын ачыклыйбыз. Бу ике тел бер-берсенә урыс-украин телләренә караганда да якынрак. Башкортлар һәм татарлар бер-берен тылмачсыз да яхшы аңлый. Ифрат зур мәдәни катлам, җырлар, биюләр, әдәбият халыкны һичшиксез берләштерә. Еш кына чикләрне билгеләү дә кыен”.

Шушы интервью зур гына бәхәсләр уятты. Интернетта, матбугатта һаман да тынычлана алмыйлар. Әлбәттә, сәяси уеннар бардыр, җанисәп өчен махсус эшләнгән эшләр бардыр. Ләкин миллионнарча кешеләрнең нинди телдә сөйләшүенә ачыклык кертмичә ярамый. Бу әңгәмә Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында барды.

“Ничем не разнятся от татар”

Дөрия Рамазанова. Хәзерге көнбатыш Башкортстан төбәгендәге халыкларның нинди телдә сөйләшүе XVI гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр шик сорау тудырмаган. Алар татарча сөйләшкән, һәм алар -- татар халкы. Төрле яктан килергә кирәк. Көнбатыш Башкортстандагы төрки халыклар кызым татарлардан бер ягы белән дә аерылмаган. Моны Петр I замандашлары язып чыккан: “Ничем не разнятся от татар”.

Ләкин бу төбәк территориаль яктан Уфа губернасына караган булган. Шуңа күрә аларны билгеләгән, районнарга бүлгән вакытта социаль катламнан чыгып, җир биләүчеләрне – башкортлар итеп исәпләгәннәр. Ләкин алар саф татарча сөйләшә, саф татарча киенә, саф татарча яши. Автобуска татар хатыны килеп керсә, чын башкорт хатыны килеп керсә, алар бер-берсеннән нык аерылып тора бит.

Яңа президентның бу диалектологияне, этнолингвистканы яхшылап белмәгән килеш, радикаль милләтче карашлы киңәшчеләргә ышанып, бу мәсьәләдә чыгышлар ясавы ямьсез күренеш. Әгәр дә Башкортстанда татарларга карата милли сәясәт матур алып барылса, бу мәсьәлә бер кайчан да кузгалмас иде.

Күз алдыгызга китерегез, рус баласына туган тел итеп украин телен укыталар. Берәр урыска бу нәрсә ошар идеме? Хәмитов бу сорауга ничек җавап бирер иде?

Шуның өчен Башкортстанда күпчелек татарлар башкорт телен дә өйрәнми, чөнки ул аларга кирәкми, туган телен дә өйрәнми, чөнки аларга ирек бирмиләр. Әгәр дә Хәмитов Бауман институтында укыган икән, фәнни проблемны дөрес бәяли ала, әгәр дә объектив белгечләр белән очрашса. Фәнни һәм хокукый проблемнарны тикшергәндә, капма-каршы карашларның икесен дә тыңларга кирәк. Күренүенчә, аның әле формалашасы, шәхес һәм җитәкче буларак үсәсе бар.

Римзил Вәли. Ярый, Рөстәм Хәмитов әле яңа кеше. Бәлки, киңәшчеләренә ышангандыр. Бәлки, башкорт җәмәгатьчелегенә хөрмәтен тагын бер кат күрсәтергә кирәк булгандыр. Сәясәттә популизм тыелмый ул. Гыйльми яктан мондый караш элекке елларда яңгыраганы бармы?

Дөрия Рамазанова. Илеш тирәсендәге башкорт теле булуы соңгы елларда гына, җанисәп алу мәсьәләләре белән һәм ясалма рәвештә башкортларның санын арттырырга тырышуы белән калкып чыкты. Аларның тарихы өйрәнелгән. Алар турында бик күп хезмәтләр язылган.

Дөрия Рамазанова
Көнбатыш Башкортстандагы татарлар чыннан да җир алыр өчен, шул җирләрдә хуҗа булып сакланып калыр өчен кайчандыр башкорт дип язылган. Безнең татарлар башкортлар өчен зур роль уйнаган. Соңгы вакытта аларны башкортлаштыру бик ямьсез төс алды. Татарлар җир алыр өчен генә башкорт дип язылган. XVII-XIX гасырда башкорт сүзе милләттән бигрәк социаль катламны аңлаткан. Бу турыда фәндә ачык итеп язылган. Фәнне белергә кирәк һәм объектив фикер йөртергә тырышырга кирәк.

Римзил Вәли. Фирдәвес Гарипова атамалар белгече, ягъни кайсы төбәктә нинди авыллар, елгалар, таулар атамалары тарихын белә ала.

Фирдәвес ханым, сез ничек уйлыйсыз, Башкортстан татарларның туган теле башкорт теленә күчерелүе, яки шулай итеп игълан ителүе безнең фәнгә, педагогикага берәр төрле зыян саламы?

“Татар телен башкорт теле диалекты дип санау урынсыз”

Фирдәвес Гарипова. Гомумән әйткәндә кайбер башкорт галимнәренең бернинди дәлилсез фәннән ерак торган тезисларны күтәреп чыгулары күптән билгеле. Алар Марсель Әхмәтҗановны тарихчы түгел, филолог дип әйткән булалар. Марсель Әхмәтҗанов Казан университетында тарих бүлеген тәмамлады. Аның әйтүенчә, гомумән тарихи хезмәтләрдән күренгәнчә Рязань өлкәсендәге Ока елгасы бассейнының Алтай тауларына кадәр җирләрдә безнең бабаларыбыз, Кытайның төньягында яшәгән татарлар һәм Нугай Урдасы биләмәләре булган.

Мин топонимнар өлкәсендә эшлим. Татарстандагы топонимнарны реаль тикшергән вакытта Биләр, Болгар һәм башка атамалар бөтен регионнарга таралганы ачыкланды. Шул исәптән Башкортстандагы авылларда, елгаларда алар гел очрап тора.

Башкорт язма әдәби теле 1924 елда оештырылган. Шуңа күрә гасырлар буе язмада үсеш алган татар телен башкорт теле диалекты дип санау урынсыз. Аермалар диалекталь дәрәҗәдә дисәк, бусы хак.

Билгеле ки, элек башкортлар иштәкләр дип аталган. Аларның, остяклардан, угырлардан барлыкка килүе турында башкорт фәнендә соңгы дистә елларга кадәр язылып торды. Нугай җирләре бушап калгач, урта гасырларда алар шул җирләргә күпләп килеп утырган. Һәм аларны патша хөкүмәте үстергән. Башкортларга "сословие" титулын милләт исеме итеп, татарларга каршы куеп, ике милләт халкын ызгыштырып яшәтергә телиләр. Әгәр татар белән башкорт милләте берләшсә, Идел буенда тәэсирле көч булыр иде. Кайберәүләргә бу кирәкми.

Мин топонимнарны өйрәнгән кеше, кемнең кайда яшәгәне атамалардан ук күренеп тора. Көньяк Уралда башкорт республикасын оештыру дөрес булган. Көнбатышта, Татарстанның көнчыгышындагы районнарда татар халкы яши. Татар телле, татар җырлы, татар моңлы, татар менталитетлы, татар сыйфатларына хас булган халык. Башкортстан төзелгәндә 1922 елга кадәр бу төбәк республикага кермәгән. Танып, Дим буйларында кемнәр яши?

Римзил Вәли. Фирдәвес ханым, Идел-Урал төбәге киң. Башкортстанның Балтач, Борай якларында Танып елгасы бар. Анда һәм башкорт һәм татар торып, ул урыннарга уртак исем кушулары мөмкинме?

Фирдәвес Гарипова.
Бу Нугай Урдасы жирләре. Алар Арал диңгезе буйларыннан, Каспий диңгезенең төньягыннан Сөембикә заманаларында күчеп килгән. Алар -- чын татарлар. Атамалар куеп калдырган. Танып – татар атамасы. Башкортстанда Балтач районы бар, бездә дә Балтач районы бар. Безнең Балтач районыннан чукындыру сәясәтендә, репрессия елларында халык көнчыгышка күчеп киткән.

Ике-өч хәреф белән милләт ясаламы?

Римзил Вәли. Бәләбәйдә, Бишбүләктә башкорт авыллары бар. Бу якта татарлар да “кыдыл бодау” дип сөйләшәләр, “бармаек, кайтмаек” диләр. Бәлки шушы диалекталь үзенчәлекләр милләтне үзгәртәдер?

Флера Баязитова. Диалектолог буларак, миңа татар халкы яшәгән бик күп төбәкләрдә авылларга барып, татар халкының тел үзенчәлекләрен өйрәнү бәхете насыйп булды. Шул исәптән Башкортстан төбәгендәге авылларда да күп йөрергә туры килде. Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш районнарында булганым бар. Бу яклар элек-электән бик әйбәт өйрәнелгән. Чөнки диалектологлар кабинетта гына утырып эшләми. Алар авылның үзенә барып, халык белән аралашып, шунда яшәп, тел үзенчәлекләрен ничек бар, шулай язып кайта. Татар диалектологлары барысы да бердәм фикергә килгән: татар халкының, күбрәк күченеп килгән өлешенең тел үзенчәлекләрендә интерденталь “д” авазының булуы, “бармаем-килмәем” формалары таралган.

Без озак еллар диалектология өлкәсендә эшләп, экспедицияләргә йөргәндә башкорт диалектологлары белән бик тату аралашып эшләдек. Мәсәлән, зур галимнәр Нәҗибә Максютова, Сәрия Миржанова Башкортстан төбәгендәге көнбатыш сөйләшләренең татар сөйләшләре икәнлеген танып эш иттеләр.

Римзил Вәли. Хәзер аларның карашлары үзгәрдеме?

Флера Баязитова. Хәзер алар, кызганычка каршы, вафат. Аларның китаплары, хезмәтләре Мәскәүдә “Фән” нәшриятында дөнья күрде. Алар сирәк очрый торган китаплар исемлегендә калды. Диалектология фәне гомер буе өйрәнелеп торырга тиеш. Тел бит ул тере организм кебек. Соңгы вакытта да үзгәрешләр бара. Шуңа күрә диалектологлар буларак, без бу өлкәдә тикшеренүне һаман да дәвам иттерәбез. Татар халкының бик зур хезмәте “Татар теленең диалектологик атласы” төзелеп бетте. Анда бернинди ялган мәгълүмат кертеп булмый. Ул дөньяга чыгам-чыгам дип тора, ләкин әле чыгар өчен этәргеч кирәк.
Флера Баязитова


Римзил Вәли. Башкортстанда андый атлас бармы?

Флера Баязитова. Әйе, анда шундый атлас чыкты.

Римзил Вәли. Бу атласның тоткарлануымы, эшләнеп бетүеме нәрсәгә бәйле?

Дөрия Рамазанова.
Чыннан да, көнбатыш Башкортстандагы татар сөйләшләре бик күп еллар буе өйрәнелеп килә. Күп хезмәтләр чыкты. Без аларның сөйләшләрен магнитофон тасмаларына язып барабыз. Мәгълүматлар объектив һәм бай.

Дөрес әйтәсез, Дим буенда, көнчыгышка таба Башкортстанда татар һәм башкорт авыллары аралаш яши һәм алар үзләрен бик яхшы аералар. Аны Катанов язып калдырды. Ул бер керәшен авылын, бер мишәр авылын, бер татар авылын, бер башкорт авылын алган һәм шуларның үзенчәлекләрен язып чыккан. Әйткән: керәшен, мишәр, татар дигән авыллары бертөсле сөйләшә, Казан арты керәшеннәре төсле сөйләшәләр. Башкорт авылы исә чын башкорт телендә сөйләшә. XVII гасырдан башлап “настоящие башкирцы” дигән термин һәрвакыт актив кулланылып тора.

Чын башкортлар да, ясалмалары да була

Римзил Вәли. Мортаза Рәхимов башкорт корылтаенда июнь аенда әйтте: настоящие, ненастоящие башкортлар булмый, диде. Бу шулаймы?

Дөрия Рамазанова. Беренчедән, халык ничек тели, милләтен, телен шулай билгели, аны шулай язарга тиешләр. Икенчедән, Башкортстанда бу мәсьәлә бик катлаулы тора. Ул гомер буе катлаулы булган һәм көнбатыш Башкортстан татарларының йөрәгенә сеңеп калган. Алар өчен бик кадерле булган җирне саклап калыр өчен башкорт дип әйтү электән күзәтелгән.
“Без болай гына башкортлар, без чын башкортлар түгел”, дип халык һәрвакыт сөйләшә. Бу фәнгә дә кергән, халык арасында да урнашкан күренеш.

Атлас мәсьәләсенә килгәндә, татар теле диалектларының атласы төзелде. Ул өч томнан тора. Аның ике томы 1989 елда чыккан. Ул фәнни үзәкләргә таралды. Анда Түбән Идел буйлары, Себер тирәләре кермәде. Аларны кертеп, өченче томны төзедек. Ләкин әле бастыру мөмкинлекләре табылмый.

Римзил Вәли.
Башкорт галимнәре һәм аларның җитәкчеләре елгыррак булып чыккан түгелме?

Дөрия Рамазанова. Һичшиксез. Безнең күрше халыклар бик елгыр. Кырык ел элек төзелгән этимологик сүзлегебез чыга алмыйча ята. Ә бөтен халыклар чыгарып бетерде инде. Атлас та шулай булачак.

Римзил Вәли. Башкорт атласы һәм татар атласы арасында каршылык бар микән?

Дөрия Рамазанова.
Башкорт атласын яхшы беләбез, күрдек, карадык. Сакау “з” дигән аваз үзе генә, аның саңгырау пары юк. Ә безнең төрки телләрдә саңгырау белән яңгырау парлы. Ә моның пары юк. Хәтта башкорт телчеләре бу аваз безгә бик борынгы чордан калган, угыр субстраты белән бәйле, диләр. Ул маҗарларда да бар. Монда фәнни яктан килү кирәк.

Римзил Вәли. Бу аваз турында “башкорт теленең жәүәре” дип әйтәләр.

Дөрия Рамазанова. Бу аваз инглиз теленнән башка бик күп телләрдә бар. Төрекмән, Иран телләрендә дә бар. Ләкин бу авазның яңгырашлары төрлечә.

Тарихны бозмаска иде

Фирдәвес Гарипова. Татар халкының борынгы тарихы бар. Кытайның төньягында татар кабиләләре булуы күптәннән билгеле. Монголлар, кытайлар татар кабиләләреннән өйрәнеп яшәгән.

Мин махсус Фазыл Фасеевның сөннәргә (һуннарга) мөнәсәбәтле ике фәнни мәкаләсен күтәрдем. Ул сөн гыйбарәләрен нәкъ татар теленнән аңлатыла ала торган мәгълүматлар, дип карый. Монысы да дөреслектән ерак йөрми. Бездә әле чын мәгънәсендә объектив тарих юк. Борынгы чыганакларны укыган вакытта исем китә.

Тарихи фольклор мәгълүматлары безнең элек сакланып калган фольклор материаллар белән шулкадәр тап килеп торалар. Бигрәк тә Грек, Византия чыганакларында фольклор материаллары искә алынган. Фольклорчыларга аларны өйрәнеп, татар фольклоры белән чагыштырырга кирәк. Бу искиткеч бер-берсенә тап килеп ята торган мәгълүматлар.

Римзил Вәли. Шулай да бүгенге сөйләшүнең төп темасына кайтыйк эле. Башкортстан татарлары нинди телдә сөйләшә. Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Кушнаренко, Туймазы, Бәләбәй, Тәтешле һәм башка районнарның теле Казан татарларына бермә-бер туры килсә дә, аны башкорт теленең диалекты дип санау фәнни яктан дөресме?

Фирдәвес Гарипова. Уфа галимнәре топонимнар өлкәсендә дә башкортларга хас шундый топонимнар бар дип әйтергә ярата. Мәсәлән, аларда Каран елгалары бар. Без Азат Камалов белән бер конференциядә катнаштык. Кич белән ял иткәндә сөйләшеп утырабыз. Ул әйтә: Каран компоненты бары тик башкортларга хас компонент.

Мин җавап бирәм: без икенче конференциядә очрашырбыз, мин сезгә Каранның бөтен Русиягә, Советлар Берлегенә таралганын дәлилләрмен. Алтайдан алып, көнчыгыш Себер, көнбатыш Себер, Урта Азия, көньяк Кавказ, Кырымда, Гагаузиядә, Польшада, Балтыйк буе илләрендә, Ока елгасы бассейнында, Финландиядә, Урта Идел буенда Каран компонентлары тулып ята.

Мин Азат Камаловка икенче конференциядә чыганаклары белән, каян таптым, шул компонентның бөтен төрки халыкларының элекке борынгы ватанында яшәгән урыннарында шул компонентка нигезләнгән, шул аппелятивка нигезләнгән елгаларны санап күрсәттем.

Фирдәвес Гарипова
Менә безнең зур галим Мөхәммәт Галиев Елга авылыннан чыккан. Борынгы чыганакларда ул Елга түгел, Юлга. Скиф-сарматлар безнең эрадан күп гасырлар элек һәм безнең эрада яшәгән кешеләр. Шул Елга авылының атамасы сарматларның этнонимнарына барып тоташа. Һәр атаманы реаль планда тикшерсәң, Уфа түрәләренең фальсификация ясавы дәлилләнә.

Сайлау, җанисәп вакытында авылларның милли составы кайвакытта түрәләрнең кәефенә тәэсир итә. Башкортстанның Салават районында башкорт авылларына газ кергән. Мин мең йортлы Нәсибәш авылын беләм. Аның яныннан газ үтә, ләкин ул авылга татар дип язылган өчен газны кертми калдырганнар. Мондый авыллар шактый. Экс-президент Мортаза Рәхимовның ачуы килгән дә, ул авылга газ кертмәгез, дип әйткән.

Флера Баязитова. Авылларда халык белән аралашкач, гади халыкның фикере белән һәрвакыт танышып барабыз. Татар-башкорт мәсьәләсе Башкортстанда гади халык арасында юк. Дус, тату, бердәм кулга-кул тотынышып, матур яшәп яталар. Өстән ясалма күпертүләр күңелсез хәл. Чөнки безнең халкыбыз элек-электән каршылыкка бару юлын сайлап алмаган.

Соңгы елларда татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнү өстендә эш алып барабыз. Чөнки яшерен түгел, борынгылык татарныкы да, башкортныкы да, югалып бару алдында тора. Без халыкта сакланган терминнарны, истәлекләрне диктофонга язып, кәгазьгә язып, китаплар чыгарырга тырышабыз. Киләчәк өчен алар бик кыйммәтле тарихи мәгълүмат булып калыр. Һәм урынлы-урынсыз бәхәсләрне хәл итүдә ул мәгълүматларның әһәмияте артыр дип уйлыйсы килә.

Милләтләрне сакларга кирәк

Дөрия Рамазанова. Флера дөрес әйтте. Чыннан да, без халыклар үзара бик тату яшибез. Башкортстанда янәшә татар, башкорт авыллары яшил. Ә өстән кирәк булмаган кануннар, карарлар кертеп, ниндидер тәртипләр урнаштырырга тырышу, әлбәттә, үзен акламас. Ә халыкларны саклау, татарларның үз телләрен саклау, башкортларга үзләрен саклау мәсьәләсе бик әһәмиятле.
Башкортларның киртә аркылы гына башкорт авыллары урыслаша бара. Алар чит өлкәләрдә бигрәк тиз урыслашалар бит. Якында гына Конашак районында башкортлар бик күп, аларның телен, мәдәниятен саклау бик мөһим.

Римзил Вәли. Чиләбе өлкәсендәге башкортлар укмашып яшәгән Аргаеш районы Башкортстаннан 1934 елда кисеп алынган.

Дөрия Рамазанова. Башкортларны да татарларны бүлгәләгән кебек бүлгәләгәннәр. Минем 1921 елны чыккан хаританы күргәнем бар. Аны бабайлар саклыйлар. Анда татарлар яшәгән чикләрне якынрак, дөресрәк билгеләргә тырышканнар. Һәм көнбатыш Башкортстандагы төбәкләрне Татарстанга керткән булганнар. Ләкин аннан ниндидер вәзгыять килеп туган. Аларны яңадан Башкортстанга кертеп калдырганнар. Бу уңайсызлыклар китереп чыгара.

Мин Башкортстанда бик күп йөрдем. Башкортстандагы халыкның эшчән булуын, акыллы булуын күреп, аларга сокландым. Хәзер безнең төп максатыбыз – милләтебезне саклау, җимерелмәү, юкка чыкмау. Ә моның өчен башкорт белән татар үзара тарткалашып ятарга тиеш түгел. Безгә, татарларга, үзебезне саклау мәсьәләсе актуаль. Яңа президент үз сәясәтендә татар һәм башкорт халыкларын саклау турында кайгыртсын. Яңа эшли башлагач хаталар булмый калмый. Мин аңа уңышлар телим.

Фирдәвес Гарипова. Дөрия ханым харита мәсьәләсен кузгатты. Башкорт авылларының башка өлкәләргә кереп калулары турында сөйләде. Ә мин мондый фикер әйтер идем. Татарстан читендә йөргән вакытта, Удмурт республикасы, Мари иле республикасы, Чуашстан республикасы, Сембер өлкәсе, Самар өлкәсе, һәм башка төбәкләрдә татар авыллары күп.

Мәсәлән, Самар өлкәсенең Камышлы районында, Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районында татар авыллары бар. Башкортстанны әйтеп тә торасы юк. Татарстанның Чуаш республикасы белән чиктәш районнарында Комсомол, Батыр районнарында татар авыллары. Менә дигән татар авыллары күрше республикаларга кереп калган. Аларны сакларга кирәк!

Без, татарлар, күрше республикада яшәүче туганнарыбызга, ут күршеләребез мариларга, андагы татар туганнарыбызга претензия белдермибез. Анда безнең җир дип әйтмибез. Татарстан территориясен билгеләгән вакытта бик күп татар авыллары шул республикаларда калган. Аларның милләтен үзгәртү, уртак туган телне кискәләүгә юл куелырга тиеш түгел. Әгәр дә Русия хокукый дәүләт булса.

Мин үзем Башкортстанда бик артык куп булмадым. Топонимнарның сүзлекләрен караганым бар. Анда бит яртысыннан күбрәге – татар атамалары. Вакыт булса, мин аларга әйбәтләп анализ ясамакчы булам. Чын фән объектив чыганакларга таянып кына эшләнергә тиеш.

Мин дә бөтен халыкларның яратуын телим, татар һәм башкорт халыкларының бер-берсенә претензия белдермичә яшәвен телим. Чын фәнни материалларга нигезләнеп ясалган мәгълүматларны аерып, галимнәр белән очрашып, әйдәгез, туганнар, дус яшик, дигән фикернең әйтелүен телим.

Римзил Вәли. Шулай итеп, кайвакыт үгетләү өчен әйтелгән сүзләр фәнни, сәяси бәхәсләргә дә китерә. Димәк, бу мәсьәләләргә бик ипләп, фәнни әзерлек белән карарга кирәк. Ни генә әйтелсә дә, Башкортстанның көнбатышындагы татарларның теле Казан артының теленнән бернәрсә белән аерылмый.

Димәк, Татарстандагы татар теле татар теле булып кала. Шулай булгач, Башкортстан татарларның теле дә -- татар теле. Диалекталь аермалы ике тел – башкорт һәм татар телләре бер-берсен кыерсытмый, уртак мохиттә яши ала. Татар теленең барлыгын, аның үзаллылыгын раслау кыен түгел. Чөнки Татарстан дигән республика бар, аның фәннәр академиясе бар, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бар. Хакыйкатьне беркем дә үзгәртә алмый.
XS
SM
MD
LG