Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөселманнары Медведевка мөрәҗәгать итмәкче


Башкортстан мөселманнары гаепле дип табылган һәм сак астында тотылучы “Сад” нәшрият йорты җитәкчесе Айдар Хәбибуллинны яклап Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итмәкче.

Дини китаплар чыгару белән шөгыльләнүче Хәбибуллин сентябрь аенда Мәскәүнең Балашиха районында тоткарланды. Аны экстремистик кәгазьләр таратуда шикле кеше буларак кулга алдылар.

Шулай ук аның өендә граната һәм экстремистик кәгазьләр табылуы әйтелде. Һәм аңа канунсыз корал саклау һәм милләт-динара нәфрәт уятуда гаеп белдерелде. Ә террорга каршы дәүләт комитеты вәкиле Александр Торшин аны гипноз кулланып сугышчылар әзерләүдә гаепләде.

Ләкин Хәбибуллинның адвокаты Габдесупьян Гаетбаев бу гаепләүләрнең барысы да сафсата дип саный. Чөнки граната табылган йортта Хәбибуллин яшәмәгән һәм вакытлыча гына килгән булган. Анда яшәгән ханым да әле ул фатирны яңа гына алганы билгеле.

“Анда гранатаның ничек килеп эләгүен беркем белми. Шулай ук тикшерүчеләрнең яктырткыч беркетелгән каскалар белән килүе инде алдан ук аларның нәрсә табачагын белгән кебек тоела”, ди адвокат.

Ә экстремистик кәгазьләр табуга килгәндә, Хәбибуллин андый китапларны үз нәшриятында меңнәрчә чыгара һәм алар диния нәзарәтләре тарафыннан рөхсәт ителгән. Шуңа аның адвокаты бу эшкә мөфтиләр дә кушылып үз сүзен әйтер дип өметләнә.

Җәй көнне Казанда узган ислам китаплары ярминкәсен оештыручыларның берсе Айдар Хәбибуллин иде
Хәбибуллин сугышны күрә алмый иде


Хәбибуллин тумышы белән Башкортстаннан. Шуңа аны кулга алгач ук республика мөселманнарының кайберләре Айдарны яклап пикет уздырды.

“Мәхкәмә якынлашканда тагын митинг уздырырга исәп тотабыз әле. Хәзер Медведевка мөрәҗәгать әзерлибез. Чөнки аңа белдерелгән гаепләүләр мәгънәсез”, ди Уфадан Илшат Миңнегулов.

Аның фикеренчә, Хәбибуллинны нурчылар оешмасына кертү дә, гипноз кулланып сугышчылар әзерләүдә гаепләүләр дә кысага сыймый.

“Ул традицион ислам вәкиле иде. Аның тәһарәт алу, намаз уку тәртипләре китаплары җиде телгә тәрҗемә ителде. Алар хәтта БДБ илләрендә дә тарала. Ә аны "нурчы"ларга кертү аңлашылмый. Гәрчә бу оешма үзе бит тыелмаган. Бары Сәит Нурсиның өч китабы гына бу хисапка керә”, ди ул.

Башкортстан мөселманнары Торшинны хәтта мәхкәмәгә дә бирмәкче булган. Ләкин аның “бәлкем сугышчылар да әзерләгәндер” дигән икеле-микеле сүзләре туктатып калган.

“Әгәр мәхкәмәгә тартсак, ул анда мин бит “бәлкем” дип кенә әйттем дияр иде. Ә Хәбибуллинның сугышчылар әзерләүгә килгәндә, ул элекке хәрби табиб буларак Чечня, Карабах сугышларын узды һәм җәрәхәтләнгән кешеләрне кире кеше итте. Ул сугышны бөтенләй күрә алмый иде”, ди Миңнегулов.

Гадәти күренешкә әйләнә

Хәзерге вакытта Хәбибуллин сак астында тотыла. Аны гаепләнүче түгел, ә шикләнүче булганда ук сак астына алулары адвокатны аптырашта калдырган. Чөнки бу бик куркыныч җинаять эшләгәндә генә кулланыла.

Гаетбаев бары объектив мәхкәмә булса ягъни барлык китерелгән дәлилләр искә алынса гына, Хәбибуллинны төрмәдән коткарып калып булачак дип саный.

Даими мөселманнарны яклап килүче адвокат Рөстәм Вәлиуллин исә барысы да “өстән кушылган”га карап хәл ителәчәк дигән фикердә.

“Мондый хәлләр инде даимигә әйләнде. Хәбибуллин билгеле кеше булганга җәмәгатьчелек тавыш күтәрә. Ә шундый тоткарланган гади мөселманнар бик күп”, ди ул.
XS
SM
MD
LG