Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:13

Сахалинда 8 мең татар-башкорт халкы яши. Сахалин өлкәсе -- Русиядә татар-башкортлар төпләнгән иң ерак төбәкләрнең берсе. Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтарият әгъзалары милләтне саклауга юнәлтелгән мәдәни чаралары хакында сөйләде.

Ерак Шәрык – кояш чыккан як. Билгесез юллар, океан һәм диңгез ярлары, янар таулары, урманлы кыялары белән гел үзенә тартып тора ул. Ерактагы яңа тормыш, өметләр татар-башкортларны да бу якка чакырган. Туган җирдән аерылып, муллыкка һәм иреккә өмет итеп, дөнья читенә – шахталарга, төзелешләргә эшләргә китүчеләр аз булмаган.

Ватандашлар сугышы чорында, репрессия елларында, ачлыктан качып, бәхет эзләп килгәннәр бу төбәкләргә. Менә шулай, кояш чыккан якка бертуктаусыз агылып торган татар-башкортлар. Әле булса Ерак Көнчыгышның һәр төбәгендә 15-20 мең татар-башкорт халкы яши. Шуңа күрә Ерак Шәрыкне татар-башкорт иле дип атарга була.

Сахалин өлкәсе – Русиядә татар-башкортлар төпләнгән иң ерак төбәкләрнең берсе. Казаннан 10 сәгатькә якын һава юлы ераклыгында урнашкан Сахалинда 8 мең татар-башкорт халкы яши. Аларны берничә милли оешма берләштерә. Сахалинда моннан бер ел элек оешкан милли-мәдәни мохтарият – шуларның берсе.
Хәмдия Исәнгулова

“Тарихи ватаннан еракта да рухи байлыкларыбыз, милли үзенчәлекләребез сакланырга хаклы”, ди татарларның җирле милли-мәдәни мохтарият рәисе Динур Шәймәрданов. “Востокгеосервис” ширкәте генераль мөдире Динур әфәнде тумышы белән Башкортстаннан. 1987нче елдан бирле ул Сахалинда яши.

Монда яшәүче милләттәшләренең туган телне онытып, милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен югалта баруына борчылып, шундый оешма төзегән ул. Хәзер инде җирле мохтариятнең актив әгъзалары Хәмдия Исәнгулова, Хәлим Сәмирханов, Вәсилә Хуҗина, Галия Гыйниятова, Венера Фәррәховалар белән милли-мәдәни эшләрне бергәләп, киңәшләшеп алып баралар. Атна саен очрашып, татар халык бию һәм җырларын өйрәнәләр, милли ашлар әзерләү серләренә төшенергә тырышалар.

Сахалин татарлары мәдәни чаралар үткәрә

“Икенче ел рәттән өлкә китапханәсе бинасында татар-башкорт әдәбиятенең бөек шәхесләре, мәшһүр композитор һәм танылган җырчылары иҗатына багышлап кичә үткәрәбез. Чара кысаларында Көньяк-Сахалински мәктәбе укучылары Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштереп, тамашачы игътибарына тәкъдим итә. Аларны укытучылары Наҗия Иванченко әзерли.

Кичәдә корея, әрмән һәм башка халыклар милли үзәкләре, өлкә хакимияте вәкилләре дә катнаша. Бәйрәм, гадәттә, милли ризыклы табында чәй эчү белән тәмамлана”, дип сөйли Хәмдия Исәнгулова.
Мәктәп укучылары чыгыш ясый

Милләттәшләребез гомумшәһәр, өлкә дәрәҗәсендә оештырылган чараларда да катнаша. "Төньякның төп халыклары мәдәнияте көннәре”, “Гаилә көне” бәйрәмнәре шундыйлардан. Утрауда июньнең 27сендә җирле мохтарият тырышлыгы белән оештырылып үткән быелгы сабан туе, Сахалин һәм Курил тарихында инде бишенчесе булды.

Бәйрәм сәхнәсендә Сахалин һәм шулай ук Татарстаннан килгән артистлар да чыгыш ясады. Сабан туе кунаклары татар ашларыннан авыз итте, көрәштә катнашты, төрле бәйгеләрдә ярышты.

“Дуслык” төркеме Охада булып кайтты


Көньяк-Сахалинскида “Дуслык” ансамбле 2006нчы елны ук оеша. Коллектив соңгы дүрт елда тирә-як авылларга, шәһәрләргә концерт програмы белән йөри. Бигрәк тә якында гына урнашкан Холмски шәһәрендә еш кунакта була алар.

“Дуслык” төркеме күптән түгел утрауның төньягында урнашкан Оха шәһәрендә дә булып кайтты. Үзешчән артистлар башта поезд белән унбиш сәгать юл үтеп Ноглики шәһәренә килә, аннан таксига утырып дүрт сәгать барганнан соң, Охага килеп җитә. Юл чыгымнарын Динур Шәймәрданов үз өстенә ала. Охада артистларны Виктор Нуркенов һәм башка берничә татар кешесе каршы ала, өйләренә кунакка чакыра.

Концерт кичке 18 сәгатьтә башлана. Тамаша залында 200дән артык кеше җыела. Тамашачылар арасында руслар да булу сәбәпле, “Дуслык” төркеме чыгышы ике телдә алып барыла. Җыр, биюләрне сәхнәдә “Аулак өй” күренеше алыштыра. Һәвәскәр артистлар залга төшеп, тамашачылар белән бергәләп бии, алар сораган җырларны башкара.
"Дуслык" төркеме чыгыш ясый

“Өч сәгать вакыт үткәннән соң да чыгышны елап караган халыкның безне һич җибәрәсе килмәде, һәркем үзенә кунакка чакырды, туганнарыдай якын күреп кочаклап, тагын килүебезне сорап калды. Күпләр концертны видеога төшерде. Җирле телевидение, газеттан да журналистлар килгән иде. Гомумән, Оха өчен татар концерты зур вакыйга булды”, дип сөйли “Дуслык” төркеме җитәкчесе Вәсилә Хуҗина.

Венера Фәррәхова фикеренчә, Сахалиндагы бер татар олы җирдәге (материк) 50 татарга тора. Чөнки монда халык татар җырына, моңына сусап яши. Мондагы татар-башкорт халкының сагынудан сусаган күңеленә үз телендә жырлар ишетү дәва була.

“Җир читенең кечкенә бер утравында, чит мохиттә яшәп кенә кешегә туган телнең нинди дәрәҗәдә кирәклеген аңлыйсың”, ди ул.

Охадан кайтышлый, “Дуслык” төркеме Ноглики шәһәрендә туктала. “50 елга беренче кат татар концерты күрәбез дип, шундый җылы каршы алдылар, алкышларга, чәчәкләргә күмделәр безне. Өлкән буын вәкилләре арасында беркайчан да туган якларына кайта алмаганнар хәтсез. Үзләре елый, безгә татарча бигрәк матур сөйләшәсез, дип сокланалар. Без шул минутларда юкка гына интегеп юлда йөрмәгәнебезне, изге эш эшләгәнебезне аңладык”, дип сөйли Галия Гыйниятова.

Сахалинда мәчет төзелерме?


Сахалинда яшәүче милләттәшләребез дини йолаларны да онытмый. Ураза гаете, Корбан бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтә алар. Гыйбадәт кылу йортлары булса да, инде күптән мәчет төзү хыялы белән янып йөри мондагы мөселман халкы. Бу мәсьәләдә яңа проблемнар да килеп туган.

”Бүгенге көндә Сахалин өлкәсендә 120 чиркәү бар, әмма бер генә мәчет тә юк. Без 6 миллион сум акча түләп, Жәмигъ мәчете проектын эшләттек. Ләкин өлкә хөкүмәте мәчет төзергә бүлеп бирелгән җирне бездән алу максаты белән мәхкәмә эше башлады”, дип ачынып сөйли Сахалинның “Мөселман” төбәк иҗтимагый вакыфы президенты Хәлим Сәмирханов.

Ничек кенә булмасын, Сахалинда милли тормыш акрынлап булса да бара әле. Монда милләттәшләребез үзләреннән башкаларның ярдәменә өметләнми, үзләре хәрәкәт итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG