Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Әфганстан хакимиятенә акча бирүен таныды


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Тәһраннан йөз меңләгән доллар акча ярдәме алуын белдергәннән соң, Иран да Әфганстан хакимиятенә акча бирүен таныды.

Иран Тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Рамин Мәһманпәрәст Тәһранның Әфганстанда төзелеш эшләренә ярдәм күрсәтүен әйтте. Министрлык ярдәмнең нинди рәвештә җиткерелүе турында тәфсилле мәгълүмат бирмәде.

25 октябрьдә Әфганстан президенты Хәмит Карзаи баш штабның Ираннан акча алуы турында чыккан хәбәрне раслаган иде. Ул ясаган чыгышында 980 мең доллар акчаның дәүләт ихтыяҗлары өчен сарыф ителүен дә әйтте.

Бу хакта Ак Йорт Иранның Әфганстанда йогынтысын арттыру тырышлыгының ризасызлык тудыруын белдерде.
XS
SM
MD
LG