Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Элекке Гыйрак Тышкы эшләр министры Газиз үлемгә хөкем ителде


Саддам Хөсәен хакимияте вакытында Гыйракта Тышкы эшләр министры буларак эшләгән Тарик Газиз үлемгә хөкем ителде.

Гыйрак югары мәхкәмәсе дәүләт телевидениесе аша, Газиз турында аның дини партияләрне бетерү омтылышындагы эшчәнлеге сәбәпле гаепле табылып үлемгә хөкем ителүен игълан итте. Карарның кабул ителүе өчен башта аның президент шурасы тарафыннан раслануы кирәк.

Тарик Газиз моннан элекке мәхкәмәдә кайбер эшмәкәрләрне канунсыз акча казану гаебе белән 90нчы еллар башында үлемгә хөкем итүдә гаепләнеп, төрмәгә ябылган иде.

Гыйрак Саддам режимының халыкара җәмәгатьчелек алдындагы вәкиле буларак танылган Газиз төрмәдә чакта паралич белән авырды.

Үзе христиан булган Газизнең сәлaмәтлегенең соңгы елларда начар булуы белдерелә иде.

XS
SM
MD
LG