Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:39

Дөньяда иң күп ришвәтчелек Гыйрак һәм Әфганстанда очрый


Transparency International оешмасы чыгарган еллык хисабында дөньяда иң күп коррупция очрагы күренгән илләр исемлеген игълан итте. Халыкара Transparency International оешмасы хисабына караганда, дөньяда иң күп ришвәтчелек сугыш барган илләрдә очрый.

Үзәге Берлинда урнашкан оешманың 178 илдә алып барган тикшерүләренә нигезләнеп әзерләнгән исемлектә иң күп ришвәтчелек булган илләр башында Сомали тора. Исемлектә бу илдән соң Мьянма, Әфганстан һәм Гыйрак тора.

Бу исемлектә Русия 154 урында торса, Кытай исемлекнең 78 рәтен били.

Исемлеккә күрә, Дания, Яңа Зелендия һәм Сингапур ришвәтчелек иң аз булган беренче 3 ил рәтендә. Исемлек ришвәтчелек очракларына карап иң яхшыдан иң начарга таба төзелгән.

XS
SM
MD
LG