Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев Үзәк Азиягә күбрәк игътибар күрсәтергә чакыра


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Европа илләрен Үзәк Азиядәге проблемнарны хәл итү мәсьәләсенә күбрәк игътибар юнәлдерергә чакырды.

Рәсми сәфәр белән Бельгия башкаласы Брюссельгә барган Назарбаев биредә "Яңа Европа" исемле газетка әңгәмә бирде. Үзәк Азиянең алга таба өметле төбәк булуын әйткән Назарбаев, бу төбәктәге проблемнарның бөтен күрше илләрне шул исәптән дөньяга да йогынты ясавына игътибар юнәлдерде.

Үзәк Азия илләре арасында су, чик буе һәм этник мәсьәләләр төбәк тотрыклыгына зур йогынты ясый.
XS
SM
MD
LG