Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның уңышлы илләре: Русия түбән тәгәрәде


Уңышлы илләр исемлегендә Русия 63нче урында. Халыкның бәхете акчада гына түгел.

Яхшы яшәү өчен беренче чиратта нәрсә кирәк? Күбесе, мөгаен, “акча, байлык” дияр. Ләкин уңышлы һәм мул илләр индексын тикшергән Британиянең Legatum халыкара институты белгечләре моның белән килешеп бетми. Чөнки нәтиҗәләр башканы күрсәтә.

Уңыш һәм муллык дәрәҗәсен билгеләгәндә алар сигез төшенчәне исәпкә алган. Бу икътисад нигезләре, эшмәкәрлек һәм инновация өчен шартлар тудыру, хакимиятнең сыйфаты, ягъни идарә итү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре, иминлек мәсьәләләре, шәхес иреге һәм социаль ярдәмләшү.

Шунысы кызык, бер караганда икътисади уңыш күзәтелгән илләрдә тормыш та гөрләп барырга, халык та шатланып яшәргә тиеш кебек күренә. Чынлыкта халыкны бәхетле итәр өчен бу гына аз икән.

Мисал өчен, Ирландия, Испания глобаль икътисади кризис вакытында иң күп зыян күргән булса да, алар исемлектә 11, 12нче урында тора. Бу беренче чиратта шәхси ирек, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм уңышлы идарә хисабына башкарыла.


Беренче унлык:

1. Норвегия
2. Дания
3. Финляндия
4. Австралия
5. Яңа Зеландия
6. Швеция
7. Канада
8. Швейцария
9. Нидерланд
10. АКШ
Иң уңышлы ил - Норвегия


Шул ук вакытта Legatum фикеренчә, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиядә сәламәтлек саклау һәм мәгариф програмнары чагыштырмача алга киткән булса да, халык илдәге хакимиятнең начар булуыннан интегә. Чөнки монда коррупция чәчәк ата, халыкның дәүләткә ышанычы кимегәннән-кими бара.

Legatum институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эшли Ленихан сүзләренчә, алар быел шундый ачышка килгән: эшмәкәрлек чәчәк аткан социаль нигезе булган илләрдә шәхес иреге, ышаныч, толерантлык та югарырак. Һәм бу үз чиратында муллык һәм бәхетне тәэмин итә.

Шундый илләр дип Норвегия, Дания, Финляндияне атап була. Алар исемлекнең башында килә. Кушма Штатлар исә унынчы урында.

Ленихан сүзләренчә, әлеге илләрдә халык үз тормышыннан канәгать һәм бу үз чиратында икътисади үсешне дә тәэмин итә.

Ләкин ул шулай ук кайбер илләрдә икътисади үсеш югары булса да, халыкның бәхетле яшәвенә башка мөһим үзенчәлекләр аяк чалуын әйтә.

“Без Бразилия, Русия, Һиндстан, Кыйтай кебек үсеш алучы илләрдә тулы бәхет өчен икътисади уңышның гына җитмәвен ачыкладык. Алар тулаем җитештерү (ВВП) үсеше өчен зур чаралар күрә, ләкин сәламәтлек саклау, мәгариф, шәхси ирек һәм иминлек өлкәсендәге күрсәткечләр дәрәҗәне киметә”, ди ул.


Соңгы унлык:

1. Замбия
2. Камерун
3. Мозамбик
4. Кения
5. Йәмән
6. Нигерия
7. Эфиопия
8. Үзәк Африка республикасы
9. Пакстан
10. Зимбабве
Бай Русиянең халкы хәерче


Legatum институты уздырган тикшерүдә барлыгы 110 ил катнашты. Русия исә аның беренче яртысына да керә алмаган. Хәтта узган ел белән чагыштырганда бер дәрәҗә түбән тәгәрәгән. Узган елны ул 62нче урында булса, быел 63тә. Аннан өстә Вьетнам, Морокко кебек илләр тора, түбәндәрәк Филлипин һәм Колумбия.

Гәрчә ел саен чит илләргә шактый нефть, газ кебек байлыклар озатылса да, Русиядәге халыкны, шул исәптән татар-башкортларны да мул һәм бәхетле яши дип әйтүе кыен. Хәтта газы белән дөньяга дан тоткан Русиянең үз халкы кыш көнне суыкларда катып утыра.

Шулай ук бай Русиянең уңышлы илләр исемлегенең алдынгылар рәтендә була алмау беренче чиратта хакимият идарәсенең сыйфатлы булмавы белән бәйле. Шулай ук шәхес иреге кысылуы һәм иминлек юклыгы да илне түбән тәгәрәткән. Иң яхшысы Русиядә мәгариф системы, диелә.

Хәтта элекке совет илләренең кайберләре исә Русиядән алдарак тора. Мисал өчен, Казакъстан 50нче, Беларус 54нче урында. Украина (69) һәм Үзбәкстан (76) Русиядән бераз түбәндәрәк.

Исемлекнең иң ахырында Пакстан, Зимбабве кебек илләр килә.

Ленихан сүзләренчә, үзләрен уңышлы дип билгеләнгән илләр тагын да үсеш ала, ә дәрәҗәләре түбән булганнар киресенчә аска тәгәри.

Һәм аның фикеренчә, бу киләчәктә хәерче илдәге кешеләрнең яхшы тормыш эзләп баерак Европа илләренә күченүен арттырырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG