Accessibility links

Медведев Чаллыда булып китте


Медведев Бигеш һава аланына Казанда җыелган Ту-214 очкычына утырып килде
Медведев Бигеш һава аланына Казанда җыелган Ту-214 очкычына утырып килде

Русия президенты килергә атна чамасы кала шәһәр милициясе көне-төне күнегүләр уздырды. Медведев киләсе көнне үзәк урамнардагы светофорларның кызыл, яшел утлары сүндерелде, бары сары ут кына калды. Юл кырыйларында торган хуҗасыз машиналарны эвакуаторга төяп алып киттеләр.

Әгәр Чаллының һәр тыкрыгында, борылышында, урамнарында милиция хезмәткәрләре басып тормаса, халык Дмитрий Медведевның шәһәргә килүен радио, телевизор аша гына белер иде. Русия президентының Чаллыга сәфәре вакытында саклык чаралары зурдан кубып күрелде.

Чаллы һәм тирә-як район-шәһәр милициясе Медведевны каршы алу өчен атнадан артык күнегүләр уздырып, саклык чараларына әзерләнде.

Менә шушы шартларда халык арасында сүз таралды: “Чаллыга Путин килә икән”. Чыннан да кешеләр үзара күбрәк “Путин килә”, дип сөйләште. Бу вәзгыять матбугатның дәшмәве белән бәйле идеме, халыкка Владимир Путинның якынрак булуын яки инде Медведевка битараф булуын күрсәттеме – әйтүе кыен.

“Азатлык” чакырылмый


Юлда торган машиналарны эвакуатор белән алып киттеләр
Дмитрий Медведевның Чаллыга килеренә 5 көн кала шул мәгълүм булды: “Азатлык” хәбәрчесе Русия президенты катнашында узачак чарага чакырулы түгел. Югыйсә, буласы вакыйгага бер ай чамасы алдан хәбәрче турында барлык мәгълүматлар алынып, Мәскәүгә җибәрелде, диелде. Мәскәү, имеш, “Азатлык”ның Чаллыдагы хәбәрчесен исемлектән сызган.

Моның өстенә, иртәгә Медведев килә дигән көнне, көндезге сәгать 4ләр тирәсендә хәбәрченең өендәге телефоны эшләүдән туктады. Төзәтү бүлегеннән “Сезнең телефон чыбыгында өзеклек бар. Төзәтүчеләр кичке сәгать 5кә кадәр генә эшли. Шуңа күрә, иртәгә, кичке сәгать бишләргә генә телефонны ясау мөмкин булачак”, дигән җавап алынды.

Шушы җаваптан соң телефон хезмәткәрләренә Чаллыга президент Медведевның килүен, “Азатлык” радиосында эшләп, телефонның мөһим икәнен күрсәтергә туры килә. Хәбәрче мәхкәмәгә бирү турында да сүз кузгата. Менә шуннан соң икенче көнне түгел, шул көнне кичке сәгать 7ләрдә телефон эшли башлый. Көне буе начар эшләгән интернет та шушы сөйләшүдән соң бермә-бер яхшырып китә.

Күгәрченнәр дә исән

Чаллының үзәк урамнары чистартылды
Медведевның, Татарстанга, Чаллыга килүе турында сүзләр байтак йөрде. Ләкин аның сәфәре берничә тапкыр кичектерелде шикелле. Шуңадырмы, Чаллы халкы арасында мондый сүзләр таралды: Медведев килүгә Мәскәүдән зур аппарат кайтаралар икән. Шушы җиһаз белән Чаллыдагы карга, чәүкә һәм күгәрченнәрне читкә куып таратачаклар, имеш.

Ни өчен дигәндә, террористлар кулында робот карга һәм күгәрченнәр бар, янәсе, шуны кулланмасыннар. Халык сүзе дөрескә чыкмады, Медведев Чаллыда вакытта барлык кошлар да иркенләп очып йөрде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка Чаллыда төрек ширкәте төзегән йортны, аның идән асты җиһазларын күрсәтте. Бу йортны төзегән Төркиянең “Оримекс-Сувар” ширкәте соңрак бөлгенлеккә чыкты.
XS
SM
MD
LG