Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан зарарлы алым полигонымы?


Казанда ачылган Идел буе агросәнәгать форумында азык-төлек һәм аның сыйфатын арттыру турында сүз бара. Татарстанда шул ук вакытта экологлар каршы чыккан бөртеклеләрне радиактив нурланыш белән чистарту тәҗрибәсе дә үткәрелә.

Әле генә Чаллы якларында булып киткән Дмитрий Медведев, Русия президенты, Татарстанның яңа технологияләр, инновацияләр белән мавыгуын мактап, моңа "шундый зур игътибар бирүегез бик әйбәт, сез бар ил (Русия) өчен полигон булып торасыз" дип белдергән иде.

Медведевның Татарстанны ниндидер бер тәҗрибә кыры итеп күрүе бу көннәрдә шактый гына шомлы төс тә алды. Азатлык радиосы моны Казанда ачылган агросәнәгать форумы кысаларында белеп кайтты.

Башта күргәзмә турында...


Бу форум үз эченә махсуслашкан халыкара агросәнәгать күргәзмәсен дә ала. Өч көн дәвам итәчәк бу чарада авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүче 140ка якын ширкәт катнаша. Алар үзләре белән алып килгән тауарларын күрсәтеп кенә калмый, башка ширкәтләр белән хезмәттәшлек килешүләре төзи һәм гади халыкка үз тауарларын чагыштырмача арзанрак бәядән сата да ала.



Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов сүзләренчә, күргәзмә ел саен бик күп халыкның игътибарын үзенә җәлеп итә.

Минсәгыйрь Нуретдинов
“Бу күргәзмәгә һәр елны бик күп кеше килә. Чөнки монда авыл хуҗалыгы компанияләре үз тауарларын, җиһазларын, машиналарын, технологияләрен алып килә. Соңгы елларда фермерлар үзләренең җитештергән малларын да сата башладылар. Аларның тауарлары экологик яктан чиста һәм шул ук вакытта арзан да. Сатып алучылар да бик канәгать”, ди Минсәгыйрь әфәнде.

Шикле технологияләр: түрәләр яклый, экологлар - каршы


Татарстанда мондый күргәзмәләр оештыруны, яңа технологияләрне гамәлгә кертүне һәрдаим алгы планда тоталар. Әйтик, республика авыл хуҗалыгында да хәзерге вакытта яңа тәҗрибә – чәчүлек орлыкларын радиоактив нурландыру эше алып барыла. Белгечләр фикеренчә, орлыкларны мондый ысул белән эшкәртү төрле корткычлар, чирләрне җиңәргә ярдәм итә икән. Моның белән беррәттән бөртеклеләрнең уңышын арттыруга да бу технология бик файдалы, дип әйтелә.

Әмма Татарстан экологлары бөртеклеләрне нурланыш аша чистартуның зыянлы булуы турында кисәтә.

“Бүгенге көндә бу зыян әлләни сизелмәскә дә мөмкин. Әмма киләчәктә әле тумаган балаларыбызда төрле авырулар һәм генетик мутацияләр барлыкка килергә мөмкин. Нурланышның барлык тереклеклеккә дә зыянлы икәнен һәммәбез дә беләбез”, ди Татарстан атом-төшкә каршы җәмгыять рәисе Альберт Гарапов.

Министр урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов бу тәҗрибәне уңай яктан чыгып бәяли.

“Яңалык һәрвакытта каршылыклар таба. Аның уңай һәм тискәре якларын күрсәтергә тырышучылар була. Тулаем алганда яңалык авыр гамәлгә керә. Бу юнәлеш исә үзенең алдынгы икәнен күптән күрсәтте инде. Аны дөрес итеп кулланганда зыяны булмас, дип уйлыйм мин”, диде Минсәгыйрь Нуретдинов.

Авыл хуҗалыгы белгечләре бары тик Татарстанда гына алып барылучы әлеге тәҗрибәнең уңай якларын гына аңлатырга тырышса да, республикада моңа каршы булучылар Русия президентына мөрәҗәгать итү өчен имза җыя.

Әкренләп булса да, фермерлык ныгый бара

Татарстан фермерлары һәм игенче хуҗалыклары берләшмәсе рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, республикада авыл хуҗалыгы малының 50 %ын фермерлар җитештерә.

“Без хәзерләгән продукция экологик яктан чиста, аны хәтта чит илләр дә бик теләп ала”, ди ул.

“Тынычлык өчен кулланыла торган атомның булуын да беләбез. Әйтик, орлыкны нурланыш астында тотканнан аның эчке төзелеше бозылмый. Киресенчә, мондый эшкәртү белән орлыкның биологик активлык мөмкинлекләре арта. Бүгенге көндә авыру кешене дә нурланыш белән дәвалыйлар. Шуңа күрә монда куркырлык берни дә юк.

Хәзерге вакытта фермер хуҗалыкларының продукцияләренә Израил кебек илләрдән дә бик зур ихтыяҗ бар. Авыл хуҗалыгы һәм экология министрлыклары белгечләренең мондый технологияләргә җитди яктан карап, аларны тирәнтен үзләштерүләре мөһим”, ди Камияр Байтимеров.
XS
SM
MD
LG