Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Украина сәфәрендә "газ" көн үзәк мәсьәлә булып тора


Русия премьер-министры Владимир Путин рәсми сәфәр белән Украинага килде. Ике ил җитәкчелеге арасындагы сөйләшүләрнең башында газ мәсьәләсе тора. Русиянең Европага саткан газның 80 % Украина аша уза. Русия газына ихтыяҗы булган Украина газ бәяләрен киметергә таләп итә.

Апрель аенда булган соңгы очрашуда Русия премьеры Путин Украина дәүләт ширкәте Нафтогаз белән Русиянең энергия ширкәте Газпромны берләштерергә тәкъдим иткән иде. Украина ягы бу тәкъдимне кире кага. Ләкин кайбер Украина рәсмиләре газны арзанрак алган очракта уртак бер ширкәт төзелә алачагын белдерә.

Путин агымдагы сәфәре вакытында газ, атом энергиясе, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне арттыру турында ил премьеры Микола Азаров һәм президент Виктор Янукович белән сөйләшәчәк.
XS
SM
MD
LG