Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда туй вакытында түбә ишелде, 60 кеше үлде


Әфганстанның төньягындагы Баглан вилаятендә туй вакыты түбәнең ишелеп төшүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 60 кеше һәлак булды. Әфган кызыл ай оешмасы башлыгы Хамит Ниязи, казада шулай ук 40тан артык кешенең яралануын, аларның күпчелегенең хатын-кыз һәм балалар булуын әйтте.

Баглан вилаять башлыгы туйның 3 катлы бер авыл өендә булуын һәм фаҗига вакыты кешеләрнең күпчелегенең бина эчендә булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG