Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: Сан алу ул – санлаумы?


“Безнең гәҗит”нең даими авторлары үз күргән-белгәннәреннән чыгып, җанисәп нигә кирәк булды, дигән сорауга җавап эзли. Шулай ук Татарстан районнарында булган сәер хәлләрне газет журналистлары читләтеп үтмәгән.

Газет бу санда сан алуга зур игътибар бирә. Даими авторлар Сәйдулла Кутушев һәм Лилия Заһидуллина күргән-ишеткәннәрен бер учка җыеп, шактый күләмле мәкалә язганнар.

“Әһәмиятеңне тою рәхәт...” исемле язмада Кутушев, “Сан алу нигә кирәк?” дигән сорауга җавап эзли. Ул махсус җанисәпчеләр янына барып, үзе турында үзе белгертеп кайта.

“Ләкин, нигәдер, сары кәгазь битләре тормышымны җайлар, танып булмаслык итеп үзгәртер дигән хис кенә калмады”, ди Сәйдулла әфәнде.

Бу эшләр артында төрле томанлы сәяси максатлар ята, шуларның берсе милләтне бүлгәләү, ди автор. Ул моны татарга карата ясалучы һөҗүмнәрнең берсе дип фаразлый.

Кутушев белдергәнчә, Русия дәүләте махсус рәвештә, халык башына чит-ят уй кермәсен дип, үзе “дөрес” юнәлеш табып бирә икән.

“Ата керәшен” яңалык ачкан


“Сан алу ул – санлаумы?” язмасында җанисәп белән бәйле вакыйгалар турында әйтелә, автор күрешеп сөйләшкән кешеләрнең сүзләрен дә китерә. Илья Федорович исемле “ата керәшен” үзен керәшен дип яздырам дигән һәм җавабын ул үзенчә аңлаткан.

“Кирәк түгел безгә татар белән берләшү! Дөньякүләм танылган, “ах” итәрлек галимегез дә юк бит сезнең. Суворов, Жуков, Арбузов, Бутлеров һәм тагын әллә никадәр бөек шәхес – бөтенесе керәшен. Татар булу дигәннән, менә оныгым Диманы гына кара. Исем-фамилиясе – русныкы, дине – русныкы, русча гына сөйләшә. Ничек шушы бала “татар” дип язылсын инде, ә? Каян килсен аңарда татарлык? Кирәк тә түгел, хәзер татар теле кемгә хаҗәт?” дигән Лилия Заһидуллинага үзен Илья дип таныштыручы.

Авторның икенче бер танышы татарларны “болгарлар” дигән, ул хәтта ки исемен, документларын да алмаштырган.

“Хәзер Маратыбыз паспорт буенча – Лачын Болгари. “Татар теле”, “татарча” дигәнне ишетсә, ярты җөмләдә бүлеп: “Болгар теле дип сөйләш әле, зинһар. Без болгарча сөйләшәбез, татар теле дигән нәрсә юк, ул – уйдырма”, дип нервымны ашый”, ди Лилия.

Бар икән күрәселәр...

Бу сүзләрне “Безнең гәҗит” журналистлары укучылардан килгән хатларны укыгач еш әйтә, ди. Район-авылларда төрле хәлләр булып ята икән.

“Ярдәм сорыйлар, сөенеч уртаклашалар, бәйрәм белән котлыйлар, киңәш бирәләр... Һәр хатны җентекләп, күңелдән үткәреп укыйбыз. Әйтсәм әйтим инде, арада бераз сәеррәкләре дә очрый”, дип язылган “Безнең гәҗит”нең “Кайсы мөгез эше бу?” исемле язманың башында.

Монда Ютазы районындагы булган хәл турында әйтелә. Бер караганда республика күләмендә сөйләрлек вакыйга да түгел кебек. Ләкин бит анда яшәүчеләр хаклык эзләп газетка хат юллаган.

“Үгезебез күрше машинасын сөзгән диләр, тикшереп китегез әле”, дип үтенгәннәр. “Татар казанына шайтан кирәкми”, дигән әйтемнең мәгънәсе шушы буладыр инде ул.
XS
SM
MD
LG