Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Думасы беренче утырышында урыннар бүлде


Казан шәһәр депутатлары сайлаудан соң беренче утырышларын үткәрде. Казан Думасы башлыгы Илсур Метшин элекке урынын саклап калды, ә коммунистлар конструктив оппозиция булырга җыена.

Казан Думасының сайлаудан соң беренче утырышы чәршәмбе 27 октябрь көнне Казан ратушасында үтте. Шәһәр депутатлары җыенына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Дума утырышында җитәкчеләрне сайлау көтелгәнчә үтсә, бу чакырылышта каршы фикер әйтүче булыр ахрысы.

Җыенга килүчеләрне “Правое дело” фиркасе һәм оппозициядәге башка көчләр оештырган пикет каршы алды. Каршылык белдерүчеләрнең берсе “Ялган депутатлар, мандатларыгызны ташлагыз”, дигән шигарь күтәреп тора иде. Бу пикет хакимият тарафыннан рөхсәт ителгән иде, дип хәбәр ителде.

Оппозиция көчләре янына “Бердәм Русия" фиркасе яшьләре дә килеп баскан иде. Алар ачык зәңгәр кием киеп, байраклар болгап игътибарны үзенә тартырга тырышты.

Шәһәр башлыгы Илсур Метшинның сайлаулардагы көндәше, хокук яклаучы Дмитрий Бердников та, пикетчылар арасында булды. Ул үзе җитәкләгән “Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка” каршы хәрәкәт вәкиле исеменнән Думаның бүгенге утырышына кермәкче иде. Әмма аны анда кертмәгәннәр.

Хәрәкәтнең мәгълүмат чараларына таратылган белдерүдә аны милициягә алып китүләре һәм анда кыйналуы турында әйтелә. Бердниковка шәһәр хастаханәләренең берсендә ярдәм күрсәтелде, диелә әлегә белдерүдә.

Дмитрий Бердников оппозициядә көрәш алып баруы белән соңгы дистә елда шактый танылды. Хәзер каршы сүз әйтүчеләр рәтенә башка активистлар да кушылырга тора.

Беренче тапкыр Казан шәһәр Думасында берничә фирка вәкиле керде. 10 октябрь сайлаулары нәтиҗәләренә караганда, Думадагы күпчелек урыннарны “Бердәм Русия” фиркасе алды. Әмма быел коммунистлар һәм ЛДПРга 3 урын, “Гадел Русиягә” 2 мандат эләкте.

Әле эшне башлаганчы ук коммунистлар үз карашларын белдерә башлады. Казан Думасына сайланган фирка вәкиле Илгизәр Вәлиев үзен шәһәр думасы җитәкчесе урынына намзәт итеп күрсәткән иде. Аның өчен 3 кенә тавыш бирелгән булса да, аның чыгуы депутатларга кандидатлар арасында нинди дә булса сайлау мөмкинлеген бирде.

Намзәт Илгизәр Вәлиев җитәкчене сайлау демократик төстә үтте дисә дә, бераз гына күңеле төшүен әйтте. “Минем өчен түгел, програм өчен күбрәк тавыш бирерләр, дип өметләнгән идем”, диде ул.

Альтернатив кандидатны ЛДПР да, “Гадел Русия” дә якламады. Дума башлыгы урынына Илсур Метшин сайланды. Аның өчен 49 депутатның 45-е тавыш бирде.

Шулай итеп Думада оппозиция 3 кешелек кенә булачак.

Коммунист депутат Илгизәр Вәлиев, без конструктив оппозиция булачакбыз, без диалог яклы кешеләр, әмма үзебезнең максатларга тугры калачакбыз, дип ышандырды.
XS
SM
MD
LG