Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Миңнуллин: Һәркем үз алдында җаваплы


Туфан Миңнуллин
Туфан Миңнуллин

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның чираттагы әсәре кешелеклелек турында булачак. Себер татарларына багышланган пьеса язарга да нияте бар.

75 яшьлек олы бәйрәме уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында тантаналы кичә булганга да санаулы гына көннәр үтте. Әлеге кичә язучының иҗатын бер бәйләмгә туплаган фестивальне йомгаклау да булып торды. Бу фестивальдә республиканың дәүләт театрлары, Башкортстанның һәм Мари Иленең театрлары үзләренең репертуарларында булган Туфан Миңнуллин әсәрләрен күрсәтте.

Туфан ага! Кайберәүләр мондый зур вакыйгадан соң “өстемнән йөк төште”, кайберәүләр “бушап калдым”, ә кайберәүләр “илһамландырып та җибәрде бит әле”, дип әйтә...

Мин бәйрәмнән соң берәр атна ял итим әле, дип йөрүче түгел. Әллә бәйрәмнәргә күнеккәнлек микән инде ул, мин икенче көнне үк эшкә тотынам. Күкләрдә очып йөреп, аннан төшә алмыйча интегеп йөрмим. Мин авыл малае бит.

Эшкә тотынам, дип әйтәсез. Алай да, кулыгызда,
сезнең эш өстәлендә каләм һәм нәрсә?

Өстәлемдә зур әйберләр юк. Мин аларны Казанда эш арасында түгел, ә каядыр китеп язам. Тукай әйтмешли, мин бит әле коеп куйган драматург кына түгел. “Сәхнә” журналының мөхәррире дә. Менә анда эшләр бар. Мәкаләләрне, язмаларны карап чыгам. Зур эшкә утырыр өчен миңа иң кимендә 20-30 көн буш вакыт кирәк.

Алай да, Туфан абый, әйтегез әле, күңелегезне тырнап торган, яисә илһамландырган берәр фикер бармы?

Минем яза башлаган пьеса ята. Нәрсә турында языйм икән, дип аптырап йөри торган кеше түгел бит мин. Минем өчен көн туа, яңа тема туа.

Әгәр сер булмаса, нәрсә турында ул?


Мин гадәттә нәрсә турында язасымны сөйләп йөрим. Бу адәмнең кайчан да булса бер гөнаһ, я булмаса явызлык эшләгән булып, аның өчен җавап бирүе турында. Кешенең кемнәрдер алдында җавап бирүе турында түгел, ә үз алдында җаваплы булуы хакында. Бу әсәр бер гөнаһ эшләп, үз-үзен ашап йөреп, хәтта авыру хәлгә җиткән бер кеше турында.

Бу дөньяда бер әйбер дә эзсез үтми. Яхшылык өчен дә син рәхмәт ишетәчәксең, явызлык кылсаң да аның җавабын бирәчәксең, дип уйландыра торган әйбер булачак.

Бервакыт сез “Гөргөри кияүләре” кебек себер татарлары турында да әсәр язасым килә, дип әйткән идегез.


Бу уйдан кире кайтканым юк минем. Себер татарлары турында бер вакыйга, бер сюжет эзлим әле. Ул этнографик юнәлештә булырга тиеш. Әсәремә бер исем дә табып куйдым кебек. Шартлы исеме – “Килен”.

Менә шушы килен төшерү, килен төшергәндә була торган гореф-гадәтләр, йолалар, шаярулар тасвирланырга тиеш анда. Әлегә шулар турында уйлап йөрим. Аларның телен, гореф-гадәтләрен үзебезгә күрсәтәсем килә. Татар халкын тәшкил иткән бер кавем бит алар. Гомерем булса, Алла бирсә, мин аны язарга планлаштырам.

Атналык вакытында әсәрләрегезне куйган бөтен театрларны да карап бардыгыз. Үзегез өчен берәр яңалык күрмәдегезме?


Көтмәгән зур әйбер булмады. Шулай да, Оренбур театрыннан бу кадәр оста куелган әсәр көтмәгән идем. Алдан уртача гына бер спектакль булыр дип уйладым. Тотып тәнкыйтьләрлек әйбер булмаса ярар иде, дидем. Мине алар шаккатырды. Менә дигән спектакль күрсәттеләр.

Димәк, сез һәрбер куелган спектакль өчен борчылып торган буласыз, шулаймы?

Ничек борчылмыйсың инде. Хәзер шомарып беткән дип әйтсәләр дә, театр бит ул тере организм. Шулай да театрларга бик ышанам мин, чөнки алар белән күптәннән эшлим.

“Ватаным Татарстан” газетында журналист Алсу Хәсәнова безнең “Әлдермештән Әлмәндәр” барыбер күңелебезгә якынрак, дип язып чыкты. Күршеләр куйган “Әлдермештән Әлмәндәр” сездә нинди тәэсирләр калдырды?

Мин аңа бик сөендем. Безнең Татарстанда Камал театрыннан соң һәм Шәүкәт абый Биктимировтан соң аңа алынып, куярга батырчылык иткән коллектив юк. Һәм дөрес тә эшлиләр. Шәүкәт абыйның һәрбер хәрәкәте, һәрбер сүзе күңелдә яши. Кайсы гына театр куярга җыенса да, тамашачының колагында тора. Әйтә алмыйм, кайчан әйләнеп кайтырлар... Әмма хәрәкәтсез ятуы минем өчен җайсызрак.

Икенче милләтнең аны алуы, бу очракта мари театры башкарганны күрү, миңа бик рәхәт булды. Бик үзенчәлекле итеп куйганнар. “Әлдермештән Әлмәндәр” фин-угыр халыкларына бигрәк тә якын дигән фикергә килдем әле мин.

Чөнки алар табигать белән турыдан-туры бәйле. Без бераз гына шәһәрләшкән, цивилизация дигән булып бераз гына табигатьтән аерылган халык бит. Алар әле табигатькә якын. Алар куйган әсәрдәге тирәнлекләр дә, мистика да миңа бик ошады.

Ни кызганыч, элгәре аларның Андрианов дигән бик шәп артистлары Әлмәндәрне уйнаган иде. Ул үлеп китте. Ул – чын Әлмәндәр иде. Шәүкәт абый дәрәҗәсендә үк булмаса да көчле башкарды.

Бу куелыш та миңа ошады. Тамашачы җылы кабул итте. Иң әһәмиятлесе, Татарстанда, Казанда яшәүче марилар аны килеп карады. Монсы иң зур шатлык булды. Чөнки күршеләр белән бер-беребезне аңлашып, кемнең нәрсә эшләгәнен белеп яшәү – кирәк әйбер.

Читтән күзәткәннәр дә, татар җәмәгатьчелеге дә, сезнең белән бергә янәшә булганнар да үз эчләреннән генә, бу фестиваль узып китте, чираттагысы булыр микән, дип уйлый торганнардыр...


Көн саен эшли торган әйбер түгел бу. Язучының, драматургның гомеренә бер туры килә икән, ул бик зур бәхет. Кызык та булмый башлый ул аннары. Артыгын өмет итеп, тагын булсын дип нәфесне уйнатырга ярамый.

Миңа шундый бәйрәм оештырганнарның барысына да рәхмәт. Ул кеше гомеренә бер туры килә торган бәйрәм. Бу бәхет бүтәннәргә дә тәтесен иде. Минем өчен фестиваль кичәсеннән дә кадерлерәк бик зур әйбер булды. Берьюлы халык театрлары белән бергә санаганда 26 спектакль карадым бит мин. Мин бик канәгать!
XS
SM
MD
LG