Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

Балалар ничә яшьтән компьютерга өйрәнә? Ни өчен интернетта балалар очен татар сайтлары бик аз? Порно, вирус һәм виртуаль экстремизмнан балаларны ничек сакларга? Бу турыда “Сабантуй” газетының баш мөхәррире, sabantuy.net сайтын оештырып җибәрүче Айдар Гыймадиев белән сөйләшәбез.

Балалар әти-әнисенә караганда күбрәк хәбәрдар булган заман җитеп килә. Бу аеруча интернет, компьютер, hi-tech өлкәсенә карый. Интернет даирәсе төрле буын кешеләрен тигезли: кайбер әти-әниләр компьютерны ничек кабызасын да белмәгән мәлдә, күп кенә балалар инде башлангыч сыйныфтан ук интернет белән дуслашырга өлгерә.

Әйтергә кирәк, виртуаль дәрьяга эләгү белән күп кенә проблемнарга да юлыга алар. Беренчедән, балалар өчен сәхифәләр юк. Икенчедән, интернет теле – бөтенләй башка тел. Өченчедән, порно, вирус, хакерлык кебек зәхмәтләр сагалый. Балаларга нишләргә? Бу турыда “Сабантуй” газетының баш мөхәррире, sabantuy.net сайтын оештырып җибәрүче Айдар Гыймадиев белән сөйләшәбез.

Айдар әфәнде, бераз сайтыгыз турында сөйләп китсәгез иде.

Сәхифәне без 2006 елда оештырдык. Уңышларга килгәндә, 2008 елда “Татмедиа”ның “Татнет йолдызлары” бәйгесендә “Туган тел” номинациясендә 3нче урын алдык, быел да халыкара интернет проектлар бәйгесе “Белем җәүһәрләре”ндә “Ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясендә беренче дәрәҗәле диплом, Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты белән бәяләндек. Моңа ирешкәнче, әлбәттә, без – бер төркем яшьләр, журналистлар, балалар өчен булган интернет сайтларның торышын өйрәндек.

Русиядә, бу әйбер көйләнмәгән һәм чынлап та проблем булып исәпләнә. Бүген дә балалар өчен махсус сайтлар юк. Булганнарын да балалар, укытучылар, мәктәпләр үз көче белән оештырган. Аларның эчтәлеге яхшырту-шомартуны сорый торганнардыр, бәлки. Ләкин шундый актив укытучылар барлыгына шатланып та куясың.

Ә үз сайтыбызга кайтканда, без “Сабантуй” газетының электрон вариантын элеп кую белән чикләнмичә, бүтән төрле чаралар да кулланырга тырыштык. Мәсәлән, интерактив чаралар, форум.

Иң уңышлысы – Финляндиядәнме, Австралиядәнме хат килүе. Почта аша бу хат бик озак килгән булыр иде, ә интернет аша – бик тиз. Хатлар өлеше белән газетыбызның корреспонденты Ләлә Зәйнуллина шөгыльләнә. Бүген сайтның рейтингы зур дип санамыйм, көнгә уртача 40лап кеше керә. Ял көннәрендә 140лап булганы да бар.

Ә ни өчен sabantuy.net? “net” доменында татар сайтлары бик аз бит. “Нет” бит әле ул “кермәгез” дигән кебек килеп чыга?


Урысча гына “нет” бит ул. Бездә, татарда, “нет” юк (көлә). Башта без “соm”да идек. Бер-ике ел элек сайтны яңартасы килеп монда күчтек. Без аны артык рәсемнәр белән дә, башкасы белән дә авырайтмаска тырышабыз. Балалар сайты өчен бу аеруча мөһим, чөнки аларның игътибары тиз генә башка әйбергә күчә.

Башка оешмаларда сайт ясауга бераз сәерсенеп карыйлар. Имеш, ул чыгымлы һәм мәшәкатьле нәрсә. Сезнең өчен сайт никадәр чыгымлы булды?

Үземнең дә моңа кадәр сайт ясау, аны яңартып тору бик кыйммәтле нәрсә дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Ләкин моннан бер дә куркырга кирәкми икән. Сайтны ясаганда, әлбәттә, күпмедер чыгым кирәк. 15-20 мең чамасыдыр, бәлки. Ләкин шуның белән чыгымнар бетә. Домен, хостинг өчен еллык түләүләр тиеннәр генә тора.

Айдар Гыймадиев
Ә интернет белән куллана белмәүче балаларны өйрәтү кебек эшчәнлегегез бармы?


Әйе, безне бит әле балалар гына түгел, ә әби-бабайлар да рәхәтләнеп укый. Балалар арасында да интернеттан, компьютердан хәбәрдар булмаучылар байтак. Алар өчен безнең газетта махсус “Виртуаль дөнья” дип аталучы сәхифә бар. Ул безнең күптән эшләп килә, анда теманы ике юнәлештә алып барабыз: берсе интернет белән таныш түгел, икенчесе аны яхшы белүчеләр өчен. Бу безнең мактанып сөйләрлек сәхифәләребезнең берсе.

Сез балалар белән очрашуларда еш буласыз. Сезнеңчә, балаларның интернеттан хәбәрдарлыклары ни дәрәҗәдә?

Санлап исәпләгәнем юк. Ләкин статистика, бүген 3 процент халык кына интернет белән актив файдалана, ди. Ә үзебезнең чамалаудан чыксак, бу сан артканнан арта бара. Бәлки, ун ел элек шул 3 процент булгандыр ул. Балалар хәзер бу юнәлештә бик актив эшли. Мәктәпләрдә дә компьютерлар күп, бу да этәргеч булгандыр. Аннары хәзер бит кесә телефоныннан да интернетка чыгу мөмкинлеге бар. Димәк, бу сан үсәчәк.

Балалар өчен сәхифәләр тагын булыр дип уйлыйсызмы?

Монда глобальрәк карарга кирәктер. Хәзер өлкәннәр өчен төрле – рәсми, шәхси сайтлар бар. Мин, шәхсән, ирекле сайтларны укырга яратам. Интернетта, газет белән чагыштырганда, фикереңне иреклерәк, динамикада белдерергә була. Бу үзенчә бер мәйданчык. Хәзер алда баручы татар сайтлары – ул газеттан алып басылучы, ягъни безнеке кебек сайтлар. Мин аларны үсеп, аерым бер чарага әйләнүенә ышанам. Татар балалары өчен сәхифәләр күбәйсен, үссен өчен дә аларга конкурентлар кирәк.

Аннары, механизм эшләп китсен өчен, балаларның күпләп сайтларга керүе кирәк. Тагын бер фикер: минемчә, баланың нинди сайтта утыруын ата-анасы белеп торырга тиеш. Чөнки анда порно гына түгел, ә экстремистик рухта да мәгълүматлар бар. Моңа өлкән кешенең дә психикасы түзмәскә мөмкин бит. Шуңа күрә балага юнәлеш бирергә кирәк. Бәлки моны өлкәннәр җитәкләгән сайтлар гына түгел, ә прогрессив яшьләр дә башкарыр.

* * *

Интернет челтәренә килеп капкан бала үрмәкүч пәрәвезенә килеп эләккән чебенне хәтерләтә: ул шушы ят мохиттә исән калырга гына түгел, ә үз-үзен табарга, югалып калмаска тиеш. Моның өчен интернетта балаларга багышланган ресурслар булу зарур. Бу проблем рус интернеты өчен дә хас. Татарлар өчен аеруча кискен тора.

“Сабантуй” ресурсыннан башка сайт әлегә искә төшми, анысы да әле газет сайты, ә махсус балалар өчен булдырылган портал түгел. Шулай да ул башка сайтлар өчен үрнәк булып тора. Татар программист егетләре өйләнер, балалары туар. Бәлки, шуннан соң балалар өчен сайтлар эшли башларлар. Көтеп карыйк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG