Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә үлгәннәр саны арта


Индонезиядә 3 көн элек 7.7 дәрәҗә зурлыкта булган җир тетрәвеннән соң барлыкка килгән цунами фаҗигасендә үлгәннәр саны 375 кешегә җитте.

Көнбатыш Суматра вилаяте афәт идарәсе үзәге вәкиле Фери Файсал илнең көнбатыш утрауларын үз тәэсиренә алган цунамидан соң, ерактагы утрауларда барган коткару чаралары вакытында дистәләгән кешенең мәете табылуын белдерде.

Файсал 300дән артык кешенең әле югалган булуын да әйтте.

Коткару хезмәткәрләре афәтнең югалган кешеләрне диңгезгә таба тартуы ихтималлыгына басым ясап, үлгәннәр санының арта алачагы турында кисәтә.
XS
SM
MD
LG