Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кырымда тагын йөзләрчә мәчет төзергә кирәк”


Кырым татар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев төбәктә әле йөзләрчә мәчет төзелергә тиеш дип саный. Кырым ханлыгы заманында 1,5 меңләп мәчет эшләгән.

Җәмилев сүзләренчә, Кырым соңгы 200дән артык елда төрле мәрхәмәтсез эзәрлекләүләргә дучар булган Европадагы бер мөселман халкының дәүләти җире.

“Кайчандыр безнең үз дәүләтебез – Кырым ханлыгы булганда төбәктә 1,5 меңләп мәчет, төрле югары уку йортлары эшләгән, 500 ел элек Европада иң борынгы ислам университеты – “Зынҗырлы” мәдрәсәсе ачылган. Ләкин безнең җирне күрше дәүләт басып алып, төп халык үз туган урыныннан куылгач, аның барлык рухи кыйммәтләре дә юк ителгән”, ди ул.

Аеруча да әлеге күренешләр күпләп икенче дөнья сугышы азагында, Кырым мөселманнарын сөргенгә сөргәч булган. Ул чакта хәтта мөселман зиратларындагы кабер ташларын да юк иткәннәр.

Җәмилев әйтүенчә, Кырым мөселманнары туган якларына кайткач барысын да өр-яңадан башларга мәҗбүр булган. Һәм бары халыкның тырышлыгы, мөселман илләренең ярдәме аркасында соңгы 20 елда Кырымда ислам аякка баса алган.

“Барлыгы 84 яңа мәчет төзелде, инде ишелеп беткән 43 гыйбадәт йорты янәдән торгызылды. Ләкин эшлисе эшләр әле тагын да күп. Тагын йөзләрчә мәчет булдырырга кирәк”, диде Җәмилев Акмәчеттә узган Коръән укучылары халыкара бәйгесендә.

Аның сүзләренчә, мәчет төзелешеннән тыш, Кырым татарларының ислам белемен арттырырга һәм мөселманнар арасында низаглар китереп чыгаручы, башка диннәр күзлегендә исламны каралтып күрсәтүче төрле секталар эшчәнлеген туктатырга кирәк.
XS
SM
MD
LG