Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Европадагы 40лап көймә ширкәтенә чикләүләр кертә


АКШ Иран белән сәүдә бәйләнеше булган 40лап Европа йөк ташу көймәсе ширкәтләренә санкцияләр кертә. АКШ икътисад министрлыгы Германия, Малта һәм Кыбрыста урнашкан бу ширкәтләрнең Иран файдасына хезмәттәшлек итүен белдерде.

Икътисад министрлыгы бу ширкәтләрнең Иран атом програмына бәйле проектлaрдa кулланылуын алга сөрә.

Бу чикләү белән АКШ ватандашларының әлеге ширкәтләр белән бәйләнешкә керүе тыела.

Иран үзенең атом програмы планының тыныч максатларда булуын белдереп килсә дә, АКШ һәм аңа беректәш көнбатыш илләре Иранның атом коралына ия булу омтылышында атом белән шөгыльләнә дигән карашта.
XS
SM
MD
LG